ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы: 2024 елда Татарстан урманнарын саклауга 117 млн сум бүлеп бирелде

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

ТР Хөкүмәте Йортында 2024 елда урман фондында урман хуҗалыгы һәм янгынга каршы чараларны һәм табигатьне саклау акцияләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча брифинг узды.

ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр иткәнчә, 2024 елда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 117 млн сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге акчалар урманнарны торгызу эшләрен башкаруга (93,8 млн сум), урман үсемлекләренең орлык запасын формалаштыруга (0,5 млн сум), техника һәм җиһазлар сатып алуга (22,7 млн сум) юнәлдерелгән.

Быел төбәк проекты буенча Татарстан Республикасында 2564 гектарда урман торгызу эшләре башкарылган. Шулардан 1423 гектарда урман культуралары утырту, 103 гектарда урман үстерү, 4 гектарда катнаш урманнарны торгызу, 1034 гектарда табигый урманнарны торгызу эшләре башкарылган. Шулай ук быел Татарстан Республикасында 1324 гектар мәйданда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә саклагыч урман утыртмалары булдырылган, 3893 гектарда урман культураларын тулыландыру, 12,8 мең гектарда урман культураларын агротехник карау, 21 гектарда базислы урман питомникларында орлык чәчү эшләре башкарылган. урманнарны яңадан торгызу һәм 2024 елда Татарстан Республикасында урманнарны үрчетү 3888 га тәшкил иткән.

Бүгенге көндә Татарстанда урман фонды белән чиктәш территорияләрдә 294 термик нокта һәм 175 яну очрагы теркәлгән. Янгын куркынычы югары булу сәбәпле, быел ТР Министрлар Кабинеты карары белән гражданнарның урманнарда булуына 2 мәртәбә чикләүләр кертелде. Татарстан урманнарында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында космик, авиация (1,2 млн.га) һәм җир өсте (11 мең га) мониторингы алып барыла. Шулай ук урманнарны янгынга каршы кору буенча комплекслы чаралар һәм халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләре алып барыла.

«Урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 2024 елда 6 бер. «Беларус-82.1» тракторы, 3 бер. ЛКТ-4П янгын сүндерү ярымприцеплары, 4 бер. моторлы көймә, УАЗ-390945 базасындагы 1 кече урман патруле комплексы, 1 рм 500-2 карда сазлыкта йөрү җайланмасы һәм 1 транспорт тагылмасы сатып алынган. Моннан тыш, быел Россия Федерациясенең «Урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы кысаларында 31 берәмлек УАЗ-390945 урман патруле автомашинасы һәм «Татарстан Республикасының урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы буенча 33 берәмлек LADA Niva Travel автомобиле сатып алынган. Ел ахырына кадәр 10 берәмлектән артык махсус җиһаз сатып алу планлаштырыла.

Министр шулай ук хәбәр иткәнчә, 2024 елның 9 сентябреннән 9 ноябренә кадәр республикада «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау республика акциясенең көзге этабы узачак. Республика урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сары һәм ауган агачлардан чистарту, шулай ук аншлагларны, мәгълүмат щитларын һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү үткәреләчәк.

Шулай ук октябрьдә «Урманнарны саклыйк» бөтенроссия акциясе оештырылачак, аның кысаларында республикада 200 гектардан артык мәйданда 1 млн агач үсентесе утырту планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International