ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда торак төзелеше планы 89%ка үтәлгән - 2 млн 797 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган

2024 елның 13 сентябре, җомга

Татарстанда торак төзелеше планы 89%ка үтәлгән - 2 млн 797 мең квадрат метр файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 47%ы тапшырылган. Бу гомуми мәйданы 698 мең кв. м булган 110 күп фатирлы йорт. Социаль ипотека өлешендә еллык план 73%ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 56 йортның 28е файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы 118 мең кв. метрга җитә. Индивидуаль торак төзелеше буенча бүгенге көнгә еллык план 31% ка арттырып үтәлгән. 1 млн 980 мең кв. м мәйданлы 14 мең 670 йорт файдалануга тапшырылган. Гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча эш дәвам итә. Ятим балаларга ярдәм итү буенча бүгенгә 23 муниципаль берәмлектә 521 бина алуга 4 дәүләт контракты төзелгән. Агымдагы ел программасына кертелгән 84 яшь гаиләнең 78е субсидия акчасыннан файдаланган. Калганнары торак базарында фатирлар сайлауны дәвам итәләр. «5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләр» категориясе буенча бүгенге көнгә 28 сертификатның 19ы гамәлгә ашырылган. Сертификатлар алган башка гаиләләр буенча хәзерге вакытта Дәүләт торак фонды тарафыннан торак урыннары сайлау буенча эш алып барыла. Торак төзелешенә ярдәм кысаларында 8 программа гамәлгә ашырыла. «Торак» федераль программасы буенча үтәлеш 63% тәшкил итә. Бу атнада подрядчылар «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын төгәлләделәр, Лаеш районының Урта Девятово һәм Югары Ослан авылларында торак төзелешенә ике мәйданчык тапшырганнар. Мәгариф учреждениеләреннән бүгенге көндә Кукмара районында башлангыч сыйныфлар өчен бер бина төзелеше дәвам итә, анда үтәлеш 68% тәшкил итә. Шулай ук 6 балалар бакчасы эшләнә. Гомуми күләмнең 85%ы үтәлгән. Бу атнада Зеленодольск районының Васильево шәһәр тибындагы бистәдә эшләр төгәлләнгән. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең йомгаклау тикшерүе бара. "Сәламәтлек саклау" тармагы буенча 53 объект төзелә. Фельдшер-акушерлык пунктларын төзү программасы тәмамланганчы 1%тан да кимрәк калган. Әзерлекнең югары стадиясендә булган 14 объект эштә кала. Узган 2 атнада 8 муниципалитетта 12 объектта эшләр тәмамланган. Башка медицина учреждениеләре буенча эшләр 58% ка башкарылган. «Спорт» тармагына быел 21 объект кертелгән. 4 футбол манежы төзелеше буенча эшләр 70%ка үтәлгән. Бу атнада Лаеш районының Усады авылында эшләр төгәлләнде. 15 универсаль спорт мәйданчыгы буенча әзерлек 98% тәшкил итә. 2 объект эштә кала. Бу атнада Чаллы шәһәрендә бер объектта эшләр төгәлләнгән. Кукмара шәһәрендә чаңгы-роллер трассасын һәм шәһәр тибындагы футбол кырының административ бинасын төзү эшләре 71% дип бәяләнә. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына керә торган Апас авылында футбол кыры төзелеп бетеп килә. Яшьләр сәясәте буенча 7 объект гамәлгә ашырыла. 6 балалар лагерен төзү буенча республика программасы 53%ка үтәлгән. «Авыл территорияләренең бүгенге йөзе» федераль программасы буенча төзелә торган Балык Бистәсендәге яшьләр үзәгенең әзерлеге 49% тәшкил итә. «Мәдәният» тармагының өч объекты буенча үтәлеш 80% тәшкил итә. Бүгенге көндә 7 Башкарма комитетның берсе Чирмешән районында эштә кала - аның 82% үтәлеше. Узган ике атнада Кукмара һәм Чистай районнарында объектлар файдалануга тапшырылган. Нурлат районында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең 9 пунктын төзү кысаларында 90%ка үтәлгән бер объектны төгәлләргә кирәк. «Экология» тармагы объектлары буенча Саба районының Шәмәрдән авылында биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча - 92%ка, ләм кырларын рекультивацияләү буенча - 70%ка, нефтьле пычраклар аркасында бозылган җирләрне рекультивацияләү буенча 82%ка эшләр башкарылган. 64 җәмәгать киңлеге бер республика һәм ике федераль программа кысаларында төзекләндерелә. Бүгенге көнгә алар буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 81% тәшкил итә. Соңгы 2 атнада 12 муниципаль берәмлектә 13 объектны төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. Республиканың инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү дәвам итә. Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү программасы буенча үтәлеш 77% ка җитте. Узган ике атнада 4 муниципалитетта 5 объект буенча эшләр төгәлләнгән. Су агызу системалары челтәрләрен һәм корылмаларын төзү, реконструкцияләү программасы гомуми күләмнең 65%ы үтәлгән. Бу атнада Саба районында эшләр төгәлләнде. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләменнән 93%ы газ бүлү челтәрләрен һәм йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү программасы буенча ябылган. Урамнарны яктыртуны торгызу программасы 82% ка гамәлгә ашырылган. Узган ярты айда 8 муниципалитетта 70 объект буенча эшләр төгәлләнгән. Федераль өлеш буенча «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» программасы 94%ка үтәлгән, аның буенча инженерлык инфраструктурасы объектлары төзелә. Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре 88% тәшкил итә. Хәзерге вакытта подрядчылар 28 объектта эшли. Узган ике атнада Казанда ике объектта эшләр төгәлләнгән. Төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклауга аерым игътибар бирелә. Ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар вәкилләре тарафыннан 1992 тикшерү уздырылган, аларның нәтиҗәләре буенча 685 хокук бозу буенча дисциплинар йогынты чаралары күрелгән. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ел башыннан административ җаваплылык турында 103 карар чыгарган. Гомумән алганда, быел ведомство белгечләре төзелеш мәйданчыкларында 1015 тапкыр булганнар. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе гыйнвар аеннан 315 контроль-күзәтчелек чарасы уздырган. Ахырда министр алдагы җылылык бирү чорына әзерлек турында сөйләде. Муниципаль районнар тарафыннан «Торак фонды мониторингы» системасына кертелгән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә республикада объектларның гомуми әзерлек проценты 99% тәшкил итә. Мәгариф һәм социаль яклау объектлары тулысынча әзер. Торак фондында әзерлек паспортлары 98%ка рәсмиләштерелгән. Эшләр 23 муниципаль берәмлектә 429 объект буенча дәвам итә. Котельныйларның әзерлеге 98% тәшкил итә. 4 муниципаль берәмлектә 51 объект эштә кала. Яшьләр сәясәте өлкәсендә 117 объект әзер, бу 98% тәшкил итә. Кукмара һәм Түбән Кама районнарында 2 объект эшләнә әле. Мәдәният объектлары буенча 2 объект кала - Түбән Кама һәм Сарман районнарында. Гомумән алганда, тармак объектлары буенча әзерлек 99% тәшкил итә. Спорт объектлары буенча үтәлеш 99% тәшкил итә. Ютазы районында бер объектта эшләр тәмамланмаган. Сәламәтлек саклау өлкәсендә объектларның 99%ы әзер. Тукай районында 1 объект эштә калды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International