Татарстанда 3,6 млн тоннадан артык ашлык җыелган, уртача уңыш - 27,8 ц/га

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

Татарстанда 3,6 млн тоннадан артык ашлык җыелган, уртача уңыш - 27,8 ц/га. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Брифинг Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

«Республикада бөртекле культураларны җыю төгәлләнде диярлек", - дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Бүгенгә бөртеклеләр 1,3 млн гектардан артык мәйданда җыелган. Иң күп ашлык, 100 мең тоннадан артык, Тәтеш, Тукай, Буа, Арча, Минзәлә, Чистай, Актаныш, Сарман, Алексеевск, Мөслим, Әлки муниципаль районнарында суктырылган. Бөртеклеләрнең иң югары уңышы Тәтеш (38,9 ц/га), Кукмара (37,8 ц/га) һәм Әтнә (34,4 ц/га) районнарында. Татарстан бөртеклеләр уңышын югалту аркасында 3 млрд сумны алып бетермәде, диде аннары брифингта Марат Җәббаров. "Һава шартлары ашлык җитештерү буенча планлы күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирмәде. 300 мең тоннага якын продукция алынмый калды, килограммы 10 сум булса да, 3 млрд сумнан артыграгын җыеп бетерә алмадык", - дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Хәер, аның сүзләренчә, мөмкин булганның барысы да эшләнгән, һәм быелгы уңышка кертемнәр узган елга караганда күбрәк булган. Марат Җәббаров 2023 елда игенчелек продукциясен җитештерүгә 68 млрд сумнан артык акча тотылуын искәртте.

Быел инде 73 млрд сумга якын акча тотылган, шул исәптән бөртеклеләр җитештерүгә - 1 гектарга 30 мең сум. Җитештерелгән ашлыкның якынча үзкыйммәте - тоннасына 10,7 мең сум, узган ел - тоннасына 10,9 мең сум. Уңайсыз һава шартлары аркасында Татарстанда ашлык уңышын югалту планның 10%тан артыгын тәшкил итә.

"Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен ел бик үк гади булмады. Май аенда кире кайкан кыраулар аркасында 10 мең гектардан артык төрле культураларны яңадан чәчәргә туры килде. Болар - сабан рапсы, шикәр чөгендере, көзге культураларның иртә шытып чыканнары», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Ул июльдә чәчәк ату чорында бөтен республика буенча диярлек коры җилләр булуын өстәде.

«Урып-җыю башланыр алдыннан тагын да югарырак уңыш көтелә иде, әмма август башында ике атналык мул явым-төшем урып-җыю эшләрен кичектерде һәм бөртекнең башакта шытып чыгуына, чәчүлекләрнең ятуына, бөртекнең югалуына китерде», - дип ассызыклады министр. Нәтиҗәдә, Марат Җәббаров сүзләренә караганда, 16 мең гектардан артык бөртекле культураларны терлек азыгы итеп күчерергә туры килгән.

«Мондый шартларда да авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре яхшы уңыш үстерә алдылар", - дип йомгаклады ул. Бүгенгә Татарстанда 3,6 млн тоннадан артык ашлык җыелган, уртача уңыш - 27,8 ц/га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International