Татарстанда «Безнең ишегалды» программасының гомуми үтәлеше 97%

2024 елның 28 сентябре, шимбә

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасының гомуми үтәлеше 97% тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Республика буенча программа кысаларында юл эшләре 99%ка үтәлгән. Муниципаль районнарның күпчелеге «Безнең ишегалды» программасы буенча юл эшләрен төгәлләгән инде. Казанда, Чаллыда һәм Тукай муниципаль районында объектлар эштә кала. Тышкы яктырту җайланмалары буенча эшләр республика буенча 98%ка башкарылган.

Казанда («Казэнерго» АҖ) һәм Түбән Кама районында («СО Төзелеш» ҖЧҖ) тышкы яктыртуны урнаштыру буенча эшләр төгәлләп килә. Мәйданчыкларда (спорт, балалар һәм башкалар) җайланмаларны монтажлау да яхшы темплар белән бара. Гомуми үтәлеш 93% тәшкил итә.

Наилә Зиннәтуллина муниципаль районнар буенча эшләрнең барышы турында сөйләде. Башкарылган эшләр буенча документлар тапшыруга килгәндә исә, юл эшләре буенча документлар - 24%ка, җайланмалар урнаштыру буенча – 27%ка, тышкы яктырту буенча 4%ка тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International