Татарстанда җылы бирү чорына объектларның әзерлеге 99,6%

2024 елның 5 октябре, шимбә

Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә бер илкүләм проект, ике дәүләт һәм 4 республика программасы гамәлгә ашырыла, аларга 185 данә төрле тармак учреждениесе керә. Бу объектлар саны буенча да, финанслау күләме буенча да иң кколачлы өлкә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин искәртте.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, видеоконференцэлемтә режимында – барлык муниципаль районнар катнашты.

Мәгариф өлкәсендә бер генә объект - Менделеевск муниципаль районындагы балалар бакчасы гына эшләнеп бетмәгән (республика программасына керә). Аның буенча үтәлеш 98% тәшкил итә. Сәламәтлек саклау тармагында 138 объект бер илкүләм проектка һәм ике республика программасына керә. Бүгенге көндә 25 поликлиниканың 4се эшләнә (икесе Түбән Кама районында, берәр Чаллыда һәм Казанда). Программа буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 99% тәшкил итә. Стационарларны ремонтлау программасы буенча 31 объектның 20се эшләнеп ктлә (үтәлеш 87% дип бәяләнә). Узган ике атнада Буада һәм Казанда берәр объект төгәлләнгән.

Яшьләр сәясәте тармагында бер илкүләм проект һәм 4 республика программасы гамәлгә ашырыла, аларга 28 объект керә. Аерым алганда, 7 яшьләр үзәгенең 6сында ремонт дәвам итә (54% үтәлгән). Программага кертелгән 9 балаларны савыктыру лагереның алтысы эшләнә (үтәлеш - 64%). Алты яшүсмерләр клубының икесендә ремонт дәвам итә (үтәлеш - 83%). 6 психологик-педагогик ярдәм үзәгендә ремонтлауның гомуми күләменең 53%ы башкарылган.

Мәдәният объектларын ремонтлау бер илкүләм проект һәм ике республика программасы кысаларында башкарыла - барлыгы 24 объект. 5 балалар сәнгать мәктәбеннән бары тик Мамадыштагы объектта гына эшләр дәвам итә әле (үтәлеш - 96%). 19 мәдәни объектның 8ендә төзелеш-монтаж эшләре алып барыла. Аларның гомуми күләме 90%ка җиткән. Узган ярты айда Арча районында ике объект һәм Чүпрәле, Әлки районнарында берәр объект (республика программасы буенча), шулай ук Апас районында «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында бер авыл мәдәният йорты төзелеп беткән.

Экология өлкәсендә су басулардан саклауга һәм гидротехник корылмаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән дәүләт һәм республика программаларын гамәлгә ашыру тәмамлануга якынлаша. 21 объектның 3сендә эшләр дәвам итә. Алар буенча үтәлеш 90%тан артык тәшкил итә. Узган 2 атнада Саба һәм Кукмара районнарында объектлар төгәлләнгән.

Моннан тыш, республика программалары кысаларында түбәндәге эшләр алып барыла. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмаларын ремонтлау бара (үтәлеш - 98%). Узган атнада Казанда бер объект тапшырылган.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча урманчылык биналарын ремонтлау 93%ка башкарылган. ТР Спорт министрлыгы объектлары буенча планлаштырылган күләмнең 88%ы үтәлгән. Бу атнада Кама Тамагы һәм Актаныш районнарында 2 объект төзелеп беткән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы биналарын ремонтлау программасы тәмамланганчы 1 проценттан да кимрәк кала - Казандагы объектта эшләр төгәлләнеп килә. Хәрби комиссариатларга ремонт - 96%ка, муниципаль архивларга - 75%ка, җәмәгать судьялары биналарына 97%ка башкарылган.

Росгвардия биналарын ремонтлау планнан 95%ка үтәлгән.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы республикада күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасының барышы турында сөйләде. Ул искәрткәнчә, программага 750 йорт керә. Эшләр 17 муниципаль берәмлектә 199 йортта алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләре 96%ка үтәлгән. Сезонлы эш төрләре -97%. Подряд оешмалары тарафыннан соңгы ярты айда тапшырылган 20 муниципалитеттагы 123 объектны да кертеп, 550 йорт тәмамланган.

Марат Айзатуллин алдагы җылы бирү чорына әзерлек турында кыскача мәгълүмат бирде. Бүгенгә республикада объектларның гомуми әзерлеге 99,6% тәшкил итә. Социаль-мәдәни өлкә объектлары тулысынча әзер. Торак фондында әзерлек паспортлары 99%ка рәсмиләштерелгән. Эшләр 13 муниципаль берәмлектә 74 объект буенча дәвам итә. Котельныйларның әзерлеге шулай ук 99% тәшкил итә (Казанда 30 объектта эшләр бара әле).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International