Казанга БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Яңа үсеш банкы президенты Дилма Роуссефф килде

2024 елның 19 октябре, шимбә

Бүген Казанга Яңа үсеш банкы президенты Дилма Роуссефф ханым килде.

Дилма Роуссефф БРИКСНЫҢ 16 нчы саммиты чараларында катнашачак.

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Роуссефф ханымны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар каршы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International