Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Венесуэла Президенты Николас Мадуро килде

2024 елның 22 октябре, сишәмбе

Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Венесуэла Президенты Николас Мадуро килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС - 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия, Бразилия, Һиндстан, КХР һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, быелның гыйнварыннан аңа шулай ук Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International