Дмитрий Рогозин Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре экспозицияләре белән танышты
2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары, Россия Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе рәисе Дмитрий Рогозин Татарстан Республикасында урнашкан оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең күргәзмәләре белән танышты.
Казан федераль университет экспозицияләренең берсе радиофизика кафедрасы эшләренә багышланган иде.
“ICL-КПО ВС” ААҖнең генераль директоры Виктор Дьячков мәгълүмат технологияләре тармагы өчен кадрлар сайлау һәм әзерләү буенча ИТ-предприятиеләр тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.