Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Дмитрий Рогозин Казанда Оборона-сәнәгать комплексы оешмаларын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча РФ Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышын уздырды
2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе
Әзерлекле кадрлар булмаса бернинди станоклар да, бернинди җайланмалар да эшләмәячәк. Бу хакта бүген Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары, Россия Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе рәисе Дмитрий Рогозин, Россия Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышында белдерде.
Утырыш “Казан вертолет заводы” ААҖ территориясендә узды.
“Кадрлар проблемасы оборона-сәнәгать комплексында бик кискен тора”,-дип белдерде Дмитрий Рогозин.Аның сүзләренчә, кадрларның олыгаюы, бу тармакта эш хакының түбән булуы, торак мәсьәләсен хәл итүдә перспективаларның булмавы проблеманы катлауландыра.
Дмитрий Рогозин хәбәр иткәнчә, “2014-2020 елларда оборона-сәнәгать комплексы оешмалары өчен квалификацияле кадрларны әзерләү һәм яңадан әзерләү” дигән дәүләт программасын агымдагы ел ахырына кадәр кабул итү планлаштырыла. Программаның проекты РФ Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан әзерләнгән.
Дмитрий Рогозин шулай ук бүген Горький исемендәге Яшел Үзән заводы эшчеләре өчен төзеләчәк торак йортның нигезенә беренче ташны салуда катнашуын белдерде.
Хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышын Татарстанда уздыруыбыз очраклы түгел, монда күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин, диде ул.
Моннан тыш, Дмитрий Рогозин хәбәр иткәнчә, 2014 елның язында Казанда оборона-сәнәгать комплексының директорлар корпусы катнашында сакчыл производство мәсьәләләре буенча киңәшмә уздыру планлаштырыла.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз