Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда яңа гипс плитәләр җитештерелә башлады
2013 елның 25 октябре, җомга
Бүген Татарстанның Кама Тамагы районында “Фоника-Гипс” заводында гипс плитәләр җитештерү буенча линия эшли башлады. Бу тантаналы чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Торак биналарда бүлмәләрне бүлү өчен билгеләнгән гипс плитәләр эшләп чыгару буенча яңа линия, “Фоника-Гипс” заводы үсешенең чираттагы этабы булды, ул үзенең эшен 2013 елның июнендә башлаган иде. Чит ил җиһазларында, завод янында чыгарыла торган югары сыйфатлы гипстан ел саен 300 мең квадрат метр плитә җитештереләчәк.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков яңа линия ачылу тантанасында чыгыш ясап, “Фоника-Гипс” заводы Татарстанда очраклы барлыкка килмәде, дип белдерде. “Бездә төзелеш зур мәйданда бара, Универсиада тәмамланса да, республикада төзелеш кимемәде”,-диде ул.
“Ә республика һәм район җитәкчелеге өчен бу яңа эш урыннары, бу производство күп еллар кешеләргә эш хакы бирергә мөмкинлек бирәчәк”,-дип ассызыклады Илдар Халиков.
“Фоника” уртак предприятиесенең Директорлар Советы рәисе Александр Забарский үз чиратында предприятиене булдыруда ярдәме өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Дәрәҗәле кунаклар яңа линиянең эшли башлавын белдереп, символик тасманы кистеләр һәм предприятие буйлап экскурсиядә булдылар.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз