Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәте (Роструд) җитәкчесе урынбасары Ян Талбацкий белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү һәм халыкны социаль яклау өлкәсендә Татарстан белән Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү хезмәте арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Шулай ук ТР Премьер-министрына Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр. Ул Сергей Шәкуров булды. Моңа кадәр ул Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары вазыйфасын башкарган.
Халыкны эш белән тәэмин итү федераль хезмәте -хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм альтернатив граждан хезмәте өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу белән шөгыльләнүче дәүләт структурасы. Үзенә йөкләнгән функцияләрне Дәүләт хезмәт инспекциясенең территориаль бүлекчәләре ярдәмендә башкара.