Татарстанда техниканы 2025 елгы кыр эшләренә әзерләү бара

2024 елның 30 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы кырларында орлыкка кукуруз, көнбагыш җыю, чөгендер чыгару төгәлләнеп килә. Эшләрнең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Орлыкка кукуруз җыю төгәлләнеп килә. Барысы 345 мең тонна суктырылган, уңыш - 62,8 ц/га. Бүгенгә көнбагыш буенча 433 мең тонна, уңыш - 21,4 ц / га. Шикәр чөгендерен чыгару һәм эшкәртү дәвам итә. Шикәр заводларына 1 млн 450 мең тонна чимал китерелгән (тулаем җыемның 55%ы), 1 млн 146 мең тонна эшкәртелгән, 164 мең тонна шикәр җитештерелгән. Калган 1,4 млн. тонна эшкәртүне исәпкә алып, аны февральнең өченче декадасында тәмамлау планлаштырыла. 250 мең тоннадан артык шикәр комы чыгар дип көтелә. 2024 елда уңыш - 471 ц / га.

Министр минераль ашламалар туплауның барышы турында сөйләде. 2025 ел уңышы өчен хуҗалыклар тарафыннан 147 мең тонна яисә 26,8 кг минераль ашлама сатып алынган, бу узган ел дәрәҗәсендә (2023 елда - 26,7 кг).

Республикада техниканы 2025 елгы кыр эшләренә әзерләү бара. 2 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр техниканы саклауга куюны һәм аны көзге-кышкы ремонтлауны оештыру буенча комиссия кабул итү планлаштырыла. Техниканы ремонтлауда эшләүче хезмәткәрләрнең хезмәтен саклауга һәм аларны кызыксындыруга игътибар биреләчәк. Ремонт чорында 9400 трактор, 3600 комбайн, 10000гә якын чәчү һәм туфрак эшкәртү машиналарын ремонтларга кирәк булачак. График буенча, тракторлар, чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасы 1 апрельгә кадәр ремонтланырга тиеш. Аларны вакытында әзерләү язгы кыр эшләренә вакытында керешергә мөмкинлек бирәчәк. «2030 елга кадәр авыл хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы кысаларында ел саен кимендә 433 тракторны (паркның 3,3%ы), 170 ашлык җыю комбайнын (5,1%ы) һәм 37 азык җыю комбайнын (4,7%ы) яңарту бурычы куелды. Хуҗалыклар бу бурычны үти алмыйлар.

Бүгенге көнгә 363 трактор, 101 ашлык җыю һәм 40 азык җыю комбайны, 2300 берәмлектән артык тагылма авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алынган, аларның суммасы 10 млрд.сумга якын. агымдагы ел ахырына кадәр тагын 45 трактор сатып алу көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International