Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Татарстан Республикасы кече нефть компанияләре эшчәнлегенең 2013 елның 9 ае эчендә эш йомгакларына һәм ел азагына кадәр бурычларына багышланган киңәшмә уздырды. Татарстан башлыгының республика нефтьчеләре белән традицион очрашуында “Татнефть” АҖҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһәветдинов, “Нефтеконсорциум” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты хезмәткәрләре, федераль күзәтчелек органнары вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашты.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов төп цифрлардан — агымдагы елның 9 ае эчендә нефть чыгаруның федераль һәм республика йомгакларыннан башлады. Россиядә углеводород чималын чыгару күләме 390 млн тоннадан күбрәк булды, ул үткән елдагыдан артыграк. Шулай ук Татарстан алда бара: өч кварталга республикада 24,56 млн тонна нефть чыгарылган. “Татнефть” өлеше – 19,518 млн тонна, бәйсез нефть компанияләре өлеше исә— 5,42 млн тонна.
Президент ассызыклаганча, “Яхшырак эшлибез, әмма керемнәр кими бара”. Беренче чиратта, нефтькә бәяләр кимеде — уртача бер баррель нефть үткән елгыга караганда 5 долларга кимрәк була башлады. Шуның белән бергә, нәкъ менә нефть сәнәгате һаман да әле бюджетның төп чыганагы булып кала бирә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов һәм мондый бәйсез нефть компанияләренең республика бюджетына керткән салым түләүләренең гомуми суммасын атады, ул – 48,7 млрд сум. Нәкъ менә нефтьчеләр, ди республика башлыгы, Татарстанга Идел буе федераль округында абсолют лидер булып калырга ярдәм итә дә инде.
Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин бәйсез нефть компанияләренең Татарстан Республикасы бюджетына хисап чорындагы кертемнәре һәм 2014 елда көтеләчәк фаразлаулар турында мәгълүмат бирде. Минфин башлыгы акчалары торак төзелешен ипотека аша кредитлауга китә торган Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды эшчәнлеге хакында да сөйләде. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов бу проектның уңышлы эшчәнлегенең республика нефть сәнәгатенең әлеге проектта актив катнашуына бәйле булуны ассызыклады: “Әгәр нефть сәнәгате булмаса, торак фонды да булмас иде”, - дип ышанып әйтте Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле министрлыклар һәм ведомстволарга ел саен яшь геологлар республика олимпиадасын уздыруны йөкләде. Әлеге проектка “Татнефть” та кушылды. «Кадрларны әзерләү мәктәп эскәмиясеннән башланырга тиеш”, - дип нәтиҗә ясады ул.
Татарстан Президенты базрда конкурентлыкка сәләтлелек беренче чиратта заманча технологияләрне куллану һәм югары дәрәҗәдәге хезмәт җитештерүчәнлегенә бәйле икәнен аерым ассызыклады. Бу сәбәпле “УК “Шешмаойл” ҖЧҖнең баш гелог Өлфәт Исмәгыйлевның чыгышы актуаль булды. Ул Әделәк ятмаларының үзле нефтен инновацион проектлауга әзерләү вакытында аерым технология презентациясен уздырды.
Киңәшмәгә нәтиҗә ясап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләргә эффектив эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде һәм нефть сәнәгате Татарстанның көчле рекурсы икәнен аерым билгеләп үтте.