Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанның беренче вице-премьеры Борис Павлов “Россия төбәкләренә инвестицияләр” саммитында Татарстанның инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдим итте
2008 елның 12 ноябре, чәршәмбе
Кичә, 11 нче ноябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов “Россия төбәкләренә инвестицияләр” икенче халыкара саммитында (Мәскәү, “Мариотт Гранд Отель”) катнашты.
Саммитта катнашучылар алдында чыгыш ясап, Борис Павлов Татарстанның инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдим итте һәм сәнәгать өлкәләрендә Россия инвесторларын гына түгел, чит илнекеләрен дә җәлеп иттерә һәм гамәлгә ашырылдыра торган республика өстенлекле инвестицион һәм инновацион проектлары турында сөйләде.
Борис Павловның доклады һәм Татарстан Республикасының күргәзмә экспозициясе кайбер потенциаль инвесторларда (Европа реконструкция һәм үсеш банкы, ГПБ “Газпромбанк” ААҖ, “Төбәк сәясәте институты”, “Милли конкурентлыкка сәләтлелек советы”, Транспортчы һәм эшмәкәрләр союзы һ.б.) зур кызыксыну уятты.
Конференция программасында – башкала чигеннән читтә булган коммерция мөмкинлекләре; зур алдынгы индустрия компанияләренең төбәк филиалларын булдыру, аларга ярдәм итү һәм үстерү мәсьәләләре, салымнар һәм законнар; җирле халыкның сатып алу мөмкинлекләренә анализ; җирле бизнеска ярдәм итү һәм бизнесның җирле хакимиятләр белән үзара бәйләнешен үстерү нюанслары кебек мәсьәләләр турында фикер алышу.
Саммит төбәк инвесторлары һәм предприятиеләре арасындагы бәйләнешләрне ныгытырга, милли проектлар һәм дәүләти инвестицион программаларны тормышка ашыруга юнәлтелгән инвестицион процессларны активлаштырырга мөмкинлек бирер дип көтелә.
Шуны да искәртик: саммит кысаларында Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы, Төбәк банклары ассоциациясе, Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы, Россия Федерациясе Сәүдә-икътисад палатасы ярдәме белән “Россия төбәкләренең инвестицион мөмкинлекләре” халыкара күргәзмәсе уза. Конверенция һәм күргәзмә 13 нче ноябрьгә кадәр барачак.
Конференциядә доклад белән Россия Федерациясе икътисади үсеш министры киңәшчесе Сергей Беляков, Калуга өлкәсе администрациясенең беренче вице-губернаторы Максим Акимов, компанияләрнең башка топ-менеджерлары һәм төбәк администрацияләре вәкилләре чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз