Рөстәм Нигъмәтуллин ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясендә: Яңа ел бәйрәмнәре - киеренке һәм куркыныч чорларның берсе

2024 елның 20 декабре, җомга

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды,

Чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.

Утырышны ачып, Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, бу утырыш Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәрендә һәм кышкы каникулларда янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсенә, Яңа ел бәйрәмнәрендә халыкның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чараларга багышлана. Рөстәм Нигъмәтуллин ассызыклаганча, Яңа ел бәйрәмнәре - елның иң киеренке һәм куркыныч чорларының берсе. Төрле һәлакәтләр һәм аварияләр барлыкка килү куркынычы сизелерлек арта.

"Күпләр электр приборларын караусыз калдырып яки фейерверкларны моның өчен билгеләнмәгән урыннарда җибәреп, куркынычсызлык техникасы турында оныта, - дип билгеләде Нигъмәтуллин. - Яңа ел - иң янгын куркынычы булган бәйрәм. Быел гыйнвар каникуллары вакытында республикада 87 янгын очрагы теркәлгән, аларда 5 кеше, шул исәптән бер бала һәлак булган. Бу көннәрдә шулай ук пиротехника куллану нәтиҗәсендә җәрәхәтләнүнең 4 очрагы теркәлгән. Иң җитдисе 3 гыйнварда Зеленодольск районының Әйшә авылында булган - фейерверк җибәрергә тырышкан кешенең уң кулының бармагы өзелә».

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1082 номерлы карары белән 2024 елның 25 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Утырыш барышында «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ башлыгы Сергей Захаров Яңа ел бәйрәмнәрендә һәм мәктәп каникулларында метеорологик хәлне фаразлау турында сөйләде.

Яңа ел бәйрәм чараларын уздыру объектларының янгын куркынычсызлыгы торышы һәм пиротехник чаралардан файдалану турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе башлыгы Максим Трущин сөйләде.

Ул, аерым алганда, искә төшергәнчә, 2024 елның 18 декабренә Татарстан территориясендә 4062 янгын булган, аларда 105 кеше һәлак булган, 189 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган). Максим Трущин шулай ук чагыштыру өчен 2023 елның шул ук чоры мәгълүматлары китерде (2023 елда 4801 янгын булган, 131 кеше һәлак булган, 197 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган).

2024 елда янгыннарның кимүе һәм алардан тискәре нәтиҗәләр күзәтелә. Турыдан-туры Яңа ел бәйрәм көннәренә килгәндә исә, узган ел шушы вакыт эчендә (30.12.2023 елдан 09.01.2024 елга кадәр) Татарстан Республикасында 112 янгын теркәлгән, аларда 5 кеше һәлак булган, шул исәптән 1 бала, 13 кеше җәрәхәтләнгән, өчесе пиротехник әйберләр кулланганда. Максим Трущин шулай ук төбәк территориясендә 2024 елның 25 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының янгынга каршы махсус режим керткән 1082 номерлы карары гамәлдә булуын искәртте.

Әлеге карар белән гражданнар, бигрәк тә балалар күпләп була торган Яңа ел бәйрәм чараларын әзерләү һәм уздыру чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар комплексы, шулай ук пиротехник әйберләр җитештерү, саклау һәм сату урыннары билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International