Алексей Песошин Энергетик көненә багышланган чарада: Энергетика комплексының уңышлы үсеше - Татарстанның чәчәк ату нигезе

2024 елның 20 декабре, җомга

Бүген Энергетик көнен бәйрәм итүгә багышланган чараларда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Тантана «Татэнерго» АҖ бинасында (Казан) узды. Энергетикларны һөнәри бәйрәмнәре белән «Татэнерго» АҖ директоры Рәүзил Хаҗиев котлады.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, энергетиклар алдында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы икътисадының заманча үсеше ышанычлы энергия белән тәэмин итүдән башка мөмкин түгеллеген искәртте. «Кулланучыларны җитәрлек күләмдә һәм тиешле сыйфатлы электр һәм җылылык энергиясе белән тәэмин итү - энергетиклар өчен төп бурычларның берсе, - диде ул. - Ел саен яңа җитештерүләр сафка баса, электр энергиясен куллану арта.

Бүген "Татэнерго» Россиянең җитештерүне оештыруның прогрессив формалары булган эре энергетика предприятиеләренең берсе, шулай ук югары квалификацияле кадрлар чыгынагы булып тора".

Татарстан Республикасы Премьер-министры билгеләп үткәнчә, бүген энергетика - бөтен икътисадның таянычы, аны тамырдан модернизацияләмичә республиканың уңышлы үсеше турында сөйләргә мөмкин түгел. «Яңа проектларны гамәлгә ашырып, инновацион технологияләрне гамәлгә кертеп, "Татэнерго» халык хуҗалыгының төп тармакларын нәтиҗәле үсеш өчен нигез булдыра", - диде ул. Алексей Песошин ассызыклаганча, энергетика заманның яңа таләпләренә яраклаша.

«Татарстан энергетикларының профессиональлеге һәм чыдамлыгы энергетика объектларының өзлексез эшләве, республика халкын ышанычлы һәм имин җылылык һәм энергия белән тәэмин итү өчен иң катлаулы бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә, - дип белдерде ул. - Узган ел «Татэнерго» Түбән Камада шәһәрнең җылыту системасындагы күп санлы аварияләргә бәйле зур эш башкарды. Эш аврал режимда алып барылды, Казан, Зәй һәм Чаллыдан эшче бригадалар җәлеп ителде. Бу вәзгыять чираттагы тапкыр энергетикларның ышанычлылыгын һәм ярдәмгә килә белүләрен күрсәтте".

Энергетика комплексының уңышлы үсеше - Татарстанның чәчәк ату нигезе, диде Алексей Песошин һәм хезмәтләре тармак үсешенә лаеклы өлеш керткән ветераннарга рәхмәт белдерде.

"Узып баручы елда бик зур эш башкарылган, ә алда безне тагын да зуррак бурычлар көтә һәм без аларны тормышка ашыра алабыз, – диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. - Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез Энергетика көне һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Барлык энергетикларга җитештерү уңышлары, яңа казанышлар, нәтиҗәле һәм авариясез эш телим".

Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының ведомство бүләкләре тапшырылды. Чара Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International