Рөстәм Миңнеханов “Мицуи” компаниясе (Япония) вәкилләре белән очрашты

2013 елның 29 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Мицуи” компаниясе (Mitsui & Co., Ltd, Япония) проектларын үстерү буенча башкарма директоры Сугавара Масато белән очрашты. Очрашу “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә сөйләшүләр залында узды.

“Мицуи” компаниясе делегациясе Татарстанга “Казаноргсинтез” ААҖнә нигез салынуга 55 ел һәм беренче продукция чыгуга 50 ел тулуга багышланган юбилей чараларында катнашу өчен килде.

Очрашуда яклар Татарстан сәнәгать предприятиеләре белән “Мицуи” компаниясе арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, Татарстан Республикасы “Мицуи” компаниясе белән элемтәләрне югары бәяли һәм киләчәктә хезмәттәшлек итү белән кызыксына, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов, “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ директорлар советы рәисе, “ТАИФ” ААҖ генераль директорының “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ нең идарә һәм стратегик үсеш буенча урынбасары Владимир Бусыгин, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International