Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә үзләренең һөнәри күнекмәләрен арттыру буенча даими эшләргә кирәк, Татарстан җитәкчелеге аларга бу җәһәттән ярдәм күрсәтергә әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыкларынң идарәчел компетенцияләрен һәм һөнәри күнекмәләрен үстерү” белем бирү программасының 2 нче өлешен ачуда ясаган чыгышында хәбәр итте.
Муниципалитетлар башлыкларын укытуны Татарстан Президенты Аппараты һәм Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе оештырды. Программаның “Муниципаль берәмлек башлыгының, нәтиҗәле лидер буларак, профессионализмы һәм шәхесе” темасына беренче модулен муниципаль районнар башлыклары ике төркемгә бүленеп өйрәнәчәк. Беренче төркем укулары 23 октябрьдән алып 26 октябрьгә кадәр барды, бүген исә икенче төркем укуларга кереште.
Бүген муниципаль районнар башлыкларын сәламләп, Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов мондый белем бирү программаларының бик мөһим булуын әйтте. "Бүген сезнең белән аралашу, төп бурычларны, максатларны билгеләү мөмкинлеге килеп туды", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
"Сез – иң мөһим звено идарәчеләре, – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты районнар башлыкларына. – Сез хакимият белән халык арасындагы багланышлар чатында торасыз. Һәм халыкның барлык канәгатьсезлекләре, ризасызлык белдерүләре, фикерләре сезнең аша уза”.
"Сез лидерлар булырга тиеш. Һәм сезгә даими рәвештә укырга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Шуңа күрә бүген безнең сезгә тиешле күнекмәләрне бирәсебез, сезне кызыксындырган мәсьәләләрне ишетәсебез килә".
Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, халыкның гыйлемлелеге территориянең конкуренциягә сәләтен билгели, шуңа күрә дә идарә итүче команда район алдында торган бурычларга туры килерлек булырга тиеш.
"Кадрланы әзерләү һәм яңадан әзерләү системасы бик мөһим, һәм бу мәсьәлә белән без югары дәрәҗәдә шөгыльләнәчәкбез", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул искә төшергәнчә, өч ел элек дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне әзерләү һәм яңадан әзерләү системасы Казан (Идел буе) федераль университетына тапшырылган иде, шуннан бирле 5 мең кеше укыган. "Теләсә кайсы идарәченең беренче чиратта теге яисә бу белгечлеге булырга тиеш һәм шуның нигезендә генә җитәкче булып була, дип саныйм мин. Һөнәри күнекмәләре булган кеше генә башлык була ала. Шуңа күрә дә яңа система, ягъни профессионаллардан идарәчеләр ясый торган система нәтиҗәлерәк, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Һәм укуларның актуаль һәм заман таләпләренә туры килүе бик мөһим”.
Татарстан Президенты республика икътисады алдында, шуңа бәйле рәвештә муниципалитетлар алдында торган бурычлар турында сөйләде. "Икътисадта ситуация ярыйсы гына, шулай да без теләгәнчә түгел әле. Үсешнең фараз күрсәткечләре без теләгәннән ике-өч мәртәбә түбән. Һәм безнең һәрберебез бу хәлләрдә үз чишелешен табарга тиеш, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Районнарга үз ролен яңадан карап чыгарга кирәк, үзләрендә нәрсәләрне үзгәртеп булу хакында уйланырга кирәк".
Татарстан Президенты фикеренчә, һәр территориянең үз конкурент өстенлекләре бар, алардан тиешенчә файдалана белергә генә кирәк. Муниципалитетлар башлыкларының бурычы – территория икътисадын үстерү, яңа эш урыннары булдыру. "Социаль инфраструктура өлешендә хәрәкәт булса да, күп кенә башлыклар территорияләрнең икътисад үсеше өлешендә эшләп җиткермиләр әле", - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук зур игътибар таләп итә торган темаларга тукталды. Бу – мигрантлар, дини экстремизм проблемалары. Үз чиратында районнар башлыклары Татарстан Республикасы Президентыннан муниципаль хакимиятләр белән эре бизнес арасындагы мөнәсәбәтләр, мәгариф проблемалары турында сорадылар, шулай ук муниципалитетлар арасында тәҗрибә алмашу мәйданчыгын булдыруны тәкъдим иттеләр.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов белем бирү программасында катнашучыларга укуларында уңышлар теләде һәм мондый семинарлар уздыру практикасын дәвам итәргә вәгъдә итте.