Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2025 елның 12 гыйнвары, якшәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ел саен ул Россиядә 12 гыйнварда билгеләп үтелә.

"Хөрмәтле Татарстан Республикасы Прокуратурасы органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм.

Нигез салынганнан алып өч йөз елдан артык вакыт дәвамында прокуратура илебезнең хокук саклау системасында закон өстенлеген, гражданнарның конституциячел хокукларын һәм ирекләрен яклауны тәэмин итүче төп институтларның берсе булып тора.

Прокуратура хезмәткәрләрен һәрвакыт профессиональлек һәм эшкә бирелгәнлек, эштә принципиальлек һәм максатчанлык, иң катлаулы ситуацияләрдә оператив һәм грамоталы эш итә белү аерып тора. Республика җитәкчелеге сезгә авыр, әмма намуслы хезмәтегез, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән зур өлешегез өчен ихлас рәхмәтен белдерә.

Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм Ватаныбыз хакына һөнәри эшчәнлектә яңа уңышлар телим!».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International