“Махсус икътисади зоналар” ААҖ нең генераль директоры Сергей Лёвкин Татарстандагы “Алабуга” махсус зонасы территориясен карап чыгачак

2008 елның 14 ноябре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган очрашуда “Махсус икътисади зоналар” ААҖ нең генераль директоры Сергей Лёвкин һәм Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов сәнәгый җитештерү тибындагы “Алабуга” махсус икътисади зонасының киләчәктәге үсеш мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Шуны да искәртик: Сергей Лёвкин бүген бер көнлек эшлекле визит белән Татарстан башкаласы Казанда.
“Махсус икътисади зоналар” ААҖ җитәкчесенең планнарында – “Алабуга” махсус икътисади зонасы (Алабуга) территориясен карап чыгу, “Мастер” Кама индустриаль паркының (Яр Чаллы) эшчәнлеге һәм үсеше белән танышу.
Моннан тыш, Сергей Лёвкин Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында “Алабуга” махсус икътисади зонасының административ эшләр үзәге бинасында зона территориясендә киләчәктәге төзелешләр буенча киңәшмә үткәрәчәк.
Киңәшмәгә шулай ук Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов, “Татэнерго” ААҖ нең генераль директоры Илшат Фәрдиев, Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев һ.б. чакырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International