Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне уңаеннан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин мөрәҗәгате.
"Хөрмәтле татарстанлылар, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнәнсезне хәрби дан көне – Сталинград сугышында немец гаскәрләрен тар-мар итү көне белән котлыйм.
Сталинградны саклаучылар, үзләрен кызганмыйча, көн саен батырлык күрсәтеп, дошманны Иделгә якын җибәрмәделәр. Сталинград сугышы - кешелек тарихында иң озак һәм канкойгыч сугышларның берсе, йөзләрчә мең совет сугышчысының һәм тыныч халыкның гомерен алып киткән.
Геройларыбызның фидакарьлеге, батырлыгы һәм гаҗәеп рухи көче дөнья тарихына мәңгелеккә язылган. Безнең изге бурычыбыз - хәтеребезне саклап калу һәм буыннан-буынга халыкның бөек батырлыгы, Ватаныбызга фидакарь хезмәт итүе һәм каһарманлыгы турында дөреслекне тапшыру.
Сезгә, сугыш ветераннары, Сталинградны саклаучыларга чиксез рәхмәтебез! Сезнең батырлыгыгыз беркайчан да онытылмаячак.
Сезгә сәламәтлек, җан җылылыгы һәм иминлек, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз янында тыныч гомер телим».