Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның һәм Архангельск өлкәсенең актив хезмәттәшлек итәргә бөтен нәрсәсе бар

2013 елның 1 ноябре, җомга

Татарстанның һәм Архангельск өлкәсенең актив хезмәттәшлек итәргә бөтен нәрсәсе бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Архангельск өлкәсенә эш визиты кысаларында “Севмаш” ҖБ” ААҖ (Северодвинск) территориясендә узды.

“Севмаш” предприятиесендә регионнар башлыклары 2013-2016 елларга Татарстан Республикасы белән Архангельск өлкәсе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү кысаларында чаралар планына имза салдылар.

Документ төрле тармаклардагы: сәнәгать һәм авыл хуҗалыгындагы, мәгариф һәм мәдәнияттәге хезмәттәшлекне күз алдында тота. Поморьеның суднолар төзелеше кластеры һәм Татарстанның Зеленодольск суднолар төзелеше заводы бергәләп бозга каршы җайланмасы көчәйтелгән пассажир суднолары төзергә планлаштыра. Архангельск өлкәсенә һәм Татарстанга инновацион машина төзелеше, шулай ук агач эшкәртү һәм йортлар төзелеше буенча үз проектлары белән уртаклашырга бик файдалы булачак, Татарстанның Әгерҗе мунициципаль районындагы “Камгэсэнергострой” ААҖ бу җәһәттән үз тәҗрибәсен тәкъдим итә.

“Архангельск өлкәсе илнең төрле регионнары белән килешүләр төзеде, - дип белдерде Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов. - Әмма бүген имзаланган документ – иң күләмлесе һәм иң җитдие. Безнең регионнарның суднолар төзелеше, торак төзелеше, мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге хезмәттәшлегенең киләчәге бик өметле. Без мәдәният өлкәсендә дә күп уңышларга ирешә алабыз: Татарстанда Свияжск утрау-шәһәре булса, Архангельск өлкәсендә– Соловки”.

“Безнең сезнең белән актив хезмәттәшлек итәргә бөтен нәрсәсебез бар, - дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов. – Поморьега нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсендә Татарстан продукциясе кирәк булса, безгә – Архангельск целлюлозасы кирәк. Регионнарның предприятиеләре күптән инде уңышлы хезмәттәшлек итәләр. Мәсәлән, безнең республикадан подрядчик Архангельск аэропорт комплексын модернизацияләүдә катнаша: бурычын тиешенчә үтәсен өчен тикшереп торачакбыз”.

Татарстан Президенты ике регионның күптәнге мәдәни багланышларына да игътибар итте. Ул искә төшергәнчә, Архангельск өлкәсендә көчле татар диаспорасы яши. Поморье белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлеккә килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казан федераль университеты (КФУ) базасында махсус институт булдырылган, ул дәүләт һәм муниципаль идарә системасы өчен кадрлар әзерли. “Укырга килегез”, - дип чакырды ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Северодвинск суднолар төзелеше комплексының илнең оборона сәләтен үстерүдәге ролен билгеләп үтте. Ул “Севмаш” ҖБ” ААҖ музеенда, предприятиенең төп цехларында булды. “Викрамадитья» авианосцын карады. Татарстан Республикасы делегациясе “Казан” күп максатлы су асты атом көймәсен төзүнең барышы белән танышты, аңа нигез 2009 елның июлендә “Севмаш”та салынган иде. Бу “Ясень” проектының серияле беренче корабле. Төзелеш тәмамланганнан һәм ул флотка тапшырылганнан соң Казан мэриясе әлеге субмаринаны шефлыкка алырга җыена. “Һәр ир-ат зур корабльләр күрергә тиеш. Минем бу хыялым тормышка ашты”. – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов Северодвинскта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International