Бүген очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Нидерланд Корольлегенең сәламәтлек саклау, социаль тәэминат һәм спорт министры Эдит Схипперс үзара файдалы хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре буенча фикер алыштылар.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Нидерланд Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рон Ван Дартел да катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Нидерланд Корольлегенең сәламәтлек саклау, социаль тәэминат һәм спорт министры Эдит Схипперс ханым җитәкчелегендәге мәртәбәле делегациясе Россиянең Нидерландтагы һәм Нидерландның Россиядәге кара-каршы елын рәсми рәвештә ябуда катнашу өчен (2013 елның 8 ноябре) Россия Федерациясенә эш визиты кысаларында Казанга килгән иде.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Голландия – Татарстанның Европа илләре арасында иң мөһим сәүдә-икътисадый партнерларыннан берсе. Аның сүзләренчә, 2012 елда Голландия белән Татарстан Республикасы арасында товар әйләнеше якынча 3 млрд. евро тәшкил итте, үткән чор белән чагыштырганда шактыйга арту сизелә.
Татарстан Президенты искә төшергәнчә, 2013 елның апрелендә ул Россия делегациясе составында Россиянең Нидерландтагы һәм Нидерландның Россиядәге кара-каршы елын ачуда катнашкан иде. Ул чакта Россия инновацион регионнары ассоциациясе советы рәисе буларак, Рөстәм Миңнеханов Россия-Нидерланд хезмәттәшлеге турында документларга имза салган иде. Бу – Россия инновацион регионнары ассоциациясе белән коммерциячел булмаган Task Force Health Care оешмасы («Сәламәтлек саклау буенча махсус оешма», Нидерланд Корольлеге) арасында ниятләр турында килешү; Россия инновацион регионнары ассоциациясе белән The Technopolicy Network («Технополис» инновацион платформасы, Нидерланд Корольлеге)арасында ниятләр турында килешү. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән DSM Nutritional Products Europe Ltd компаниясе (“ДСМ Нутришнл Продактс Европ Лимитед”) арасында хезмәттәшлек турында меморандумга имза салынды.
Мин ышанам ки, Сез Татарстанда булганда без хезмәттәшлегебезне үстерү һәм ныгыту өчен шактый гына кызыклы юнәлешләр табачакбыз, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, бу – сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, машина төзелеше өлкәсендәге һәм башка проектлар.
Нидерланд Корольлегенең сәламәтлек саклау, социаль тәэминат һәм спорт министры Эдит Схипперс, үз чиратында, шулай ук Татарстан белән хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен ныгытуда кызыксынуны искәртте. Ул искә төшергәнчә, бүгенге көнгә күп кенә Голландия компанияләре Татарстан белән хезмәттәшлекне сайлаган.
Хәзерге вакытта актив рәвештә үсеп килүче тармаклар арасында ул электрон сәламәтлек саклау һәм югары технологияле медицина ярдәмен атады. Медицина хезмәтен күрсәтү базары медицина ярдәме пациентның өенә килүгә таба бара, дип әйтте Эдит Схипперс, хәтта иң ерак урыннарга да. Җентеклебрәк ул “мобиль клиникалар”ны булдыру проекты турында сөйләде (пациент өендә күрсәтелә торган медицина ярдәме). Безнең тәҗрибәнең сезгә файдасы булса, без хезмәттәшлеккә әзер, дип әйтте Нидерланд Корольлегенең сәламәтлек саклау, социаль тәэминат һәм спорт министры.
Очрашу барышында кыскача презентацияләрен Task Force Health Care, Simed Healthcare Group BV, Philips, DSM Eastern Europe һәм башка компанияләр вәкилләре күрсәтте.
Аерым алганда, Голландия компанияләренең вәкилләре Татарстанда “мобиль клиникаларны” җыю һәм урнаштыру буенча производство оештырырга теләкләре булулары, биотехнологияләр өлкәсендәге проектларны үстерү, медицина тикшеренүләрендә радиовизулизацияләштерү, кешеләрне витаминлаштыру турында хәбәр иттеләр.
Моннан тыш очрашу кысаларында Голландия компанияләре вәкилләре “Иннополис”, “Смарт-Сити-Казан” кебек первспектив проектларда катнашырга теләкләре булулырын билгеләп үттеләр.