Алексей Песошин Зеленодольск районында эш сәфәрендә

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Зеленодольск муниципаль районында эш сәфәрендә.

Төп максаты - Зеленодольск муниципаль районы Советы һәм Зеленодольск шәһәре Советының уртак утырышында катнашу. Утырыш Зеленодольск муниципаль районының 2024 елда социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2025 елга бурычларга багышланды.

Утырыш башланганчы Алексей Песошин район ветераннары белән очрашты һәм аларга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медальләрен тапшырды (Зеленодольск мәдәни үсеш үзәгендә).

Моннан тыш, Алексей Песошин Зеленодольск районында берничә индустриаль объектта булды, шул исәптән «Зеленодольск» сәнәгать паркында, шулай ук газ турбинасы җайланмалары заводы төзелешенең барышы белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International