Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе, дөньякүләм икътисади кризис шартларында эшләү өчен, көчләрен берләштерә
2008 елның 18 ноябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе әгъзалары, зур предприятие җитәкчеләре, кайбер муниципаль берәмлек башлыклары, Татарстан Республикасы башкарма комитетының республика һәм территориаль федераль органнары, финанс оешмалары вәкилләре дөньякүләм икътисади кризис шартларында Татарстан Республикасы сәнәгый предприятиеләренең эше турында фикер алыштылар.
Киңәшмә “Казанкомпрессормаш” ААҖ нең конференц-залында узды.
Киңәшмәдә катнашучылар икътисадның реаль секторы предприятиеләренә кредит бирү мәсьәләләрен, продукцияне сату базарларын һәм кадрлар потенциалын саклау проблемаларын, шулай ук килеп туган шартларда киләчәктә эшләү принципларын карадылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә республика җитештерүчеләренә булышлык күрсәтүнең өстенлекле бурыч булып калуын искәртте.
“Кризиска каршы тору эше Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе белән тыгыз бәйләнештә алып барылачак”, - дип, ышандырып әйтте Татарстан Хөкүмәте башлыгы.
“Бүгенге көндә икътисади кризис белән көрәш кысаларында кайбер мәсьәләләр, аерым алганда, салым законнары, үз илебез җитештерүчесенә булышлык күрсәтү, дәүләт заказы мәсьәләләре өлкәсенә караганнары, федераль хөкүмәт дәрәҗәсендә чишелергә тиеш”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Хәзерге хәлнең торышы турындагы докладлар белән “Серго исемендәге завод” (POZIS) җитештерү берләшмәсе федераль дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры Радик Хәсәнов, “Компрессормаш” ААҖ нең генераль директоры Ибраһим Хисамиев, “Мелита” ААҖ нең генераль директоры Рәис Гомәров, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Юрий Слепнев, Татарстан Республикасының Милли банкы рәисе Евгений Богачев һәм башкалар чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз