Татарстанда 22 районда көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне ашлау башланган

2025 елның 22 марты, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов көзге культураларны ашлау, сабан культуралары орлыклары белән тәэмин ителеш һәм язгы кыр эшләре өчен һава торышы фаразлары турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Министрның беренче урынбасары хәбәр иткәнчә, 11 марттан башлап Буа һәм Апас районнарында көзге культураларны ашлауга беренчеләрдән булып керешкәннәр. Гомумән алганда, уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру республиканың 22 районында башланган, эшләр 45 мең гектар (5%) мәйданда башкарылган. Барысы 482 мең га көзге культураларны һәм 372 мең га күпьеллык үләннәрне ашлыйсы бар. "Гомумән уҗымнар яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә", - диде Ленар Гарипов. Республикада бөртекле сабан культуралары орлыклары белән тәэмин ителеш 123% тәшкил итә.

Нотыкчы билгеләп үткәнчә, сатып алынган орлыкларны кайтару даими контрольдә тора. Көнбагыш һәм кукуруз буенча хуҗалыкларга 40% кайтарылган, ягъни 118 мең чәчү берәмлеге. Шикәр чөгендере буенча орлыклар 1 апрельдән кайтарыла башлый. Быел чәчүлекләрнең 40%ы үзебезнең селекция орлыклары белән биләү планлаштырылган, бу узган елга караганда 32% ка күбрәк.

Моннан тыш, хуҗалыкларда минераль ашламалар туплау дәвам итә. Быелгы уңыш өчен 386 мең тонна сатып алынган, бу гектарга уртача 64 кг тәэсир итүче матдә. Узган 2 атнада өстәмә рәвештә 20 мең тонна ашлама сатып алынган. Кайбер хуҗалыкларда бүгенгә бер гектарга 100 килограммнан артык ашлама бар. Мондый хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеге дә югары, дип ачыклык кертте Ленар Гарипов.

Механизация турында сөйләгәндә, ул түбәндәгеләрне хәбәр итте: дәүләт техника күзәтчелеге һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар белгечләре белән берлектә авыл хуҗалыгы формированиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү бара. Аксубай, Актаныш, Әтнә, Арча, Балтач, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Зәй, Мамадыш, Нурлат, Түбән Кама, Сарман, Тукай районнары хуҗалыкларының әзерлеге югары. Кадрлар потенциалы да төп мәсьәлә булып тора.

Нотыкчы сүзләренчә, яшь кадрларны җәлеп итү мөһим, моның өчен - мәктәп эскәмиясеннән яшьләр белән тыгыз эшләү. Тагын бер төп бурыч - азык әзерләү техникасын әзерләү. Узган ел республика терлек азыгы әзерләүгә 22 майда керешкән иде.

Агымдагы елда, иртә яз вакытында, терлек азыгы әзерләүнең бу срокларда башлануы ихтимал. Терлек азыгы әзерли башлаганчы тагын 244 азык җыю комбайнын, 175 үзйөрешле чапкычны, 600гә якын пресс-җыючыны һәм башка азык әзерләү техникасын ремонтлап бетерергә кирәк. 10 майга азык җыю техникасын ремонтлау төгәлләнергә тиеш, дип нәтиҗә ясады Ленар Гарипов, 12 майдан техниканы кабул итү планлаштырыла.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген язгы кыр эшләренә техниканы һәм тиешле кадрларны әзерләү аеруча мөһим. Моннан тыш, сыйфатлы орлыклар белән тәэмин ителеш – бу беренче чиратта тора, диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International