Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IMEC микроэлектроника һәм композит материаллар институтында (Бельгия) булды.
Искәртеп үтик, Татарстан Президенты 8-9 ноябрьдә Брюселльдә эш визиты белән. IMECка 1984 елда коммерцияле булмаган оешма буларак нигез салынган, аның эшчәнлегенә Директорлар советы күзәтчелек итә, аның сотавында сәнәгать, университетлар һәм Фландрия хөкүмәте вәкилләре бар.
2008 елдан IMEC - мөстәкыйль үзәкләр арасында микро һәм наноэлектроника буенча тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өлкәсендә танылган дөнья лидеры.
Рөстәм Миңнеханов IMEC җитәкчелеге белән электроника, мәгълүмат технологияләре, сәламәтлек саклау, био- һәм нанотехнологияләр өлкәләрендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште.
Татарстан Президентына җитештерү, офис һәм лаборатор бүлмәләр, укыту һәм техник ярдәм бүлмәләрен күрсәттеләр. Барысы IMEC территориясендә наноэлектроника, биотехнологияләр, кремнийлы һәм органик технологияләр, микросистемалар, гиперспектраль рәсемнәр буенча 16 уникаль лаборатория бар.
Бүгенгә IMEC микроэлектроника һәм композит материаллар институты белән багланышлар ысулы аның белән тикшеренүләр һәм эшләнмәләр челтәренә керергә мөмкинлек бирә.
Очрашуга нәтиҗә ясап, Нанотехнологияләр үзәге һәм башка тикшеренү институтлары белән бердәм эшчәнлек алып бару өчен, Татарстан белгечләре катнашачак эш төркемен булдыру турында килешенде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россиянең инновацион регионнары ассоциациясе эшчәнлеге кысаларында кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте.
Шуннан Рөстәм Миңнехановның LMS International компаниясе җитәкчелеге белән очрашуы булды. Компания 30 ел элек Лёвен (Бельгия) шәһәрендә оештырылган. LMS International – инновацион инжиниринг корпорациясе. 1983 елда LMSдә дөньяда беренче мәртәбә күп каналлы эксперименталь мәгълүмат җыю комплексы эшләнде, ул тышкы компьютер идарәсендә эшләгән.
Россиядә LMS International продукциясен күп кенә фәнни-тикшеренү институтлары, конструктор бюролары, эре сәнәгать предприятиеләре, шул исәптән - "КАМАЗ" ААҖдә кулланалар. Хәзерге вакытта LMS эшләнмәләр ясау буенча тармаклы инновацион үзәкләр булдыру һәм Россия ягыннан кирәкле технологик хезмәттәшләр эзләү буенча тәкъдимнәр ясыйлар. Шулар арасында LMS Россия территориясендә автомобиль компетенция үзәген оештыруда катнашу да тәкъдим итә. Шундый үзәкне оештыру мәйданчыгы итеп автомобиль кластеры булган Татарстан Республикасын да сайлый алалар.