Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Брюссельдә (Бельгия) Халыкара студентлар спорт федерациясе башкарма комитеты утырышында чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов, 2019 елгы кышкы Универсиаданы уздыруга Россиядән кандидат буларак, Красноярск шәһәрен тәкъдир итү өчен Россия Федарациясе делегациясе составында Брюссельдә иде.
Татарстан Президенты искә төшергәнчә, 2013 елның июлендә Казанда XXVII Бөтендөнья студентларының җәйге спорт уеннары –Универсиада уңышлы узган иде.
“2008 елның маенда мин сезгә FISU тарихында иң яхшы Универсиад уздырачакбыз дип вәгъдә иткән идем, - диде Рөстәм Миңнеханов, FISU башкарма комитеты әгъзаларына мөрәҗәгать итеп. - Һәм безнең Казандагы җәйге Универсиадагв әзерлек буенча FISU гаиләсе белән уртак хезмәтебез быелның 17 июлендә тәмамланды. Әзерлекнең һәр этабында без шәхсән Россия Федарациясе Президынтының һәм Россия Федарациясе Хөкүмәтенең ярдәмен тоеп тордык”.
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Казанда 2013 елгы җәйге Универсиаданы уздыру идеясен халык уңай кабул итте, һәм FISU комиссиясе әгъзалары моңа үзләренең инспекцион визитлары кысаларында берничә мәртәбә ышана алдылар.
Яңарган спорт һәм шәһәр инфраструктурасыннан тыш, без халыкара дәрәҗә эре спорт гамәлләре уздыру тәҗрибәсенә ирештек, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, бүген Казан Универсиада уздырганда бергә булган һәм үзләрен ышанычлы партнерлар буларак күрсәткән Красноярск коллегалары белән үз тәҗрибәсен уртаклашырга әзер.
Россия сезнең өметләрне тулысынча аклады, диде Татарстан Республикасы Президенты, FISU башкарма комитеты әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, һәм әгәр дә 2019 елгы кышкы Универсиаданы уздыру Красноярскка ышанып тапшырылса, ул сезнең ышанычыгызны тулысынча аклаячак.
Белешмә өчен:
2013 елның 14 сентябрендә Брюссельдә 2019 елгы кышкы һәм җәйге студентлар уеннарын уздыру хокукына кандидат шәһәрләрне тәкъдир итү уздырылган иде. Белдерү досьесын FISU штаб-квартирасына тапшыру өчен кышкы уеннарны уздырырга теләүче Красноярск, җәйге уеннарны уздырырга теләүче Баку (Әзәрбәйҗан), Бразилия башкаласы Бразилиа һәм Будапешт (Венгрия) делегацияләре килгән иде.
2019 елгы кышкы Универсиаданы уздыруга икенче кандидат – Швейцариянең Вале шәһәре – үз заявкасын кире алган, әмма 2021 елгы уеннарны уздыру нияте барын белдергән.
2013 елның 16 сентябреннән 20 октябренә кадәр барлык кандидат шәһәрләрдә FISU вәкилләренең инспекцион визитлары уздырылды. 2019 елгы кышкы һәм җәйге уеннарны уздыру урыны турындагы соңгы карар бүген, 2013 елның 9 ноябрендә, Брюссельдә FISU башкарма комитеты утырышында кабул ителәчәк.