Алексей Песошин энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын үткәрә

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы уза.

Төп тема - «2024 елда» Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2025 елга бурычлар турында".

Көн тәртибенә республика икътисадының энергия нәтиҗәлелеген арттыру, энергетиканы үстерү мәсьәләләре, шулай ук республика предприятиеләре һәм районнарының энергия нәтиҗәлелеген арттыру буенча гамәлгә ашырылган проектлар мисаллары кертелгән.

Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып бара.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко чыгыш ясады.

Шуны да искәртик: Татарстанда 2000 елдан бирле энергия нәтиҗәлелеге программалары гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә 2022-2026 елларга исәпләнгән 5 нче программа гамәлдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International