Татарстан Республикасы һәм Бурятия Республикасы арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасын һәм Бурятия Республикасын 4 мең километр ара аерса да, регионнарның уңышлы хезмәттәшлегенә бернинди киртәләр юк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бурятия Республикасы делегациясе һәм Бурятия Республикасы башлыгы - Бурятия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Вячеслав Наговицын белән очрашуда белдерде.

Очрашу Татарстан Республикасы Президенты резиденциясендә, Казан Кремлендә узды.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Бурятия Республикасының бай тарихы, бик күп табигать ресурслары һәм сәнәгать базасы барлыгын билгеләп үтте. Аерым алганда, ул Бурятиядә җитештерелә торган вертолетлар дөнья базарында конкурентлыкка сәләтле икәнлекләрен әйтте.

Бурятия территориясендәге Байкал күле - безнең илнең иң зур байлыгы, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты шулай ук Байкал күлен бер генә күргәнен һәм аның матурлыгына исе киткәнен хәбәр итте.

Татарстан һәм Бурятия – күп милләтле республикалар, аларда дуслык һәм бердәмлектә төрле милләтле һәм динле халыклар яши, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Ул Бурятия җитәкчелегенә әлеге регионда яшәүче татарларга карата яхшы мөнәсәбәтләре һәм милли гореф-гадәтләрен, үзенчәлекләрен саклау өчен шартлар тудырганнары өчен рәхмәтен белдерде.

Үзара хезмәттәшлеккә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Бурятиягә Татарстанның мәгълүмат технологияләрен үстерү, “Ачык Татарстан”, “Халык контроле”, “Электрон Хөкүмәт” һәм башка проектларындагы тәҗрибәсе кызыклы булачак. Шулай ук Татарстанның инновацион һәм индустриаль мәйданчыкларны, технополис, технопарк, бизнес-инкубаторлар оештыруда тәҗрибәсе бик зур. Киңрәк Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисадый зонасы һәм аның территориясендә яңа производстволар оештыру, инвесторлар җәлеп итү турында сөйләде. Ел ахырына кадәр “Алабуга” МИЗда тагын дүрт яңа производство эшли башлаячак, дип искәртте ул, гомумән бүген “Алабуга” МИЗда 38 резидент-компанияләр теркәлгән.

“Иннополис” МИЗ – техник-кертү төрендәге махсус икътисадый зона да үсешкә иреште, дип хәбәр итте Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Бурятия кунакларына Татарстан башкаласы Казанда быел җәй көнне узган бик зур чара – 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада узуы турында искә төшерде. Универсиадада халыкара дәрәҗәдәге спорт чараларын әзерләү һәм уздыру өлкәсендә тәҗрибә тупланды, без аларны Красноярскка – 2019 елгы кышкы Универсиаданы уздырачак шәһәргә тапшырабыз, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук Красноярскка Россия Хөкүмәте һәм Президенты да ярдәм итәргә әзер икәнлекләрен билгеләп үтте.

Татарстан яңа спорт чараларын көтә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, Казанда 2015 елда су спорт төрләре буенча чемпионат, 2018 елда футбол буенча чемпионат матчлары узачак.

Бурятия Республикасы башлыгы - Бурятия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Вячеслав Наговицын, үз чиратында Рөстәм Миңнехановка Бурятия ягыннан Татарстанга килү турында инициативаны хуплавы һәм визитны оештырырга ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде. Без күптәннән инде Татарстанга төрле юнәлешләрдәге тәҗрибәгезне өйрәнер өчен килергә теләдек, дип әйтте ул.

Вячеслав Наговицын кыскача регионның икътисадый үсеше һәм географик үзенчәлекләре турында сөйләде. Бурятия Республикасы Монголия белән чиктәш, регионда катнаш гаиләләр күп, шулай ук Бурятиянең Монголия белән килешүләр нигезендә күп кенә проектлары бар. Корея, Кытай да Бурятиягә бик якын, нәтиҗәдә Азия илләре белән мөнәсәбәтләр актив үсә.

Вячеслав Наговицын Ерак Көнчыгыш, Байкал арты краенда, Бурятиядә, Иркутск өлкәсе һәм Тувада инвестицион эшчәнлек өчен льготалар турында закон кабул ителүе һәм аның 2014 елның 1 январендә гамәлгә керүе турында хәбәр итте. Аның фикеренчә, бу регионның икътисадый үсешенә, инвесторларны җәлеп итүгә көчле этәргеч булачак.

Бу проект үсеше дәвам итүе бик мөһим, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, инвесторларны җәлеп итү өчен шартлар тудырырга, льготалы салымнар булуын тәэмин итәргә кирәк, чыгымнар барыбер кире кайтачак. Рөстәм Миңнеханов мисал итеп Бурятия янында урнашкан Кытай икътисадын китерде, - анда эшмәкәрлек зур преференцияләр белән тәэмин ителгән.

Очрашу ахырында Татарстан Республикасы һәм Бурятия Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Бурятия Республикасы башлыгы - Бурятия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Вячеслав Наговицын куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International