Кадерле татарстанлылар!
Бүген Россиядә мөһим һәм әһәмиятле бәйрәм - Меценат һәм хәйрияче көне билгеләп үтелә. Бу көн - риясызлык һәм юмартлык күрсәтеп, дөньяны яхшырак итүчеләрне тану һәм хөрмәт итү символы.
Безнең илдә күп гасырлык хәйриячелек һәм меценатлык традицияләре барлыкка килде. Якыныңа ярдәм итү, үз халкыңа һәм үз илеңә хезмәт итү һәрвакыт кешелеклелекнең төп принциплары булды һәм җәмгыять яшәешенең нигезен тәшкил итте.
Хәйриячелек һәм меценатлык тарихы тирән тамырларга ия. Гасырлар дәвамында шәхси ярдәм нәтиҗәсендә илне үзгәрткән театрлар, хастаханәләр, мәктәпләр барлыкка килде.
Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Сугыш еллары халкыбызның чиксез юмартлыгын һәм игелеген күрсәтте. Әмма бүген дә «хәйриячелек» һәм «шәфкатьлелек» сүзләре аеруча актуаль яңгырый. Татарстан Республикасында яшәүче йөзләрчә мең кеше хәйрия проектларында катнаша, аларның максаты – яклаучыларыбызга мөмкин кадәр ярдәм итү.
Барлык меценатларга, хәйриячеләргә һәм ихтыярыйларга ихлас рәхмәтемне белдерәм. Башкаларның әрнүенә битараф булмаган һәм ярдәм итәргә әзер булганнарга баш иябез.
Бу дөньяда һәркем мохтаҗларга ярдәм кулы сузсын, игелек кылу теләге барыбызны да мәрхәмәтсезлектән һәм битарафлыктан сакласын.
Сезгә һәм якыннарыгызга иминлек, сәламәтлек һәм җылылык телим.
Игелек безнең һәрберебездән башлана.
Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин.