Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Ел башыннан “Халык контроле”нә Татарстан халкыннан 9622 уведомление килгән
2013 елның 12 ноябре, сишәмбе
ТР дәүләт мәгълүмат системасының “Халык контроле”нә гражданнардан килгән уведомлениеләрнең иң күбесе территорияләрне яхшырту һәм юл хәрәкәтен оештыруга карый. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләде. Брифинг Татарстан Республикасында “Халык контроле” проектын гамәлгә ашыруга багышланган иде.
Сәрия Сабурская ТР дәүләт мәгълүмат системасының “Халык контроле”нең 2013 елның 10 аенда башкарылган эше турында мәгълүмат бирде.
Бу вакыт өчендә “Халык контроле”ндә гражданнардан килгән 9 мең 622 уведомление теркәлгән. Шуларның 5471е хәл ителгән (57%), 1809ы “планлаштырылган” хәлдә (19%), 774е хәл ителә (8%), 1568е кире кагылган (16).
“Халык контроле” 2012 елның апреленнән эшли. Проектның эшли башлау вакытыннан 14 мең 468 уведомление теркәлгән. Шуларның 51%ы уңай хәл ителгән.
Сәрия Сабурская сүзләренчә, иң күп мөрәҗәгатъ территорияләрне яхшыртуга (4644 мөрәҗәгать) һәм юл хәрәкәтен оештыруга (4566 мөрәҗәгать) карый.
Уведомлениеләр буенча иң яхшы эшләүче министрлыклар арасында Сәрия Сабурская ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын (94% хәл ителгән), ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы (88%), ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы (85), ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгын (83%) билгеләп үтте.
Республиканың муниципаль районнары арасында күп санда уңай хәл ителгән уведомлениеләр буенча Әгерҗе, Баулы, Зәй, Түбән Кама, Әлмәт районнарын аерып әйтергә мөмкин.
Иң аз санда уңай хәл ителгән уведомлениеләр буенча ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгын (32%), ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгын (37%), ТР Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгын (45%); Әтнә, Яңа Чишмә, Арча, Чүпрәле муниципаль районнарын, Казан, Чаллы шәһәрләрен атарга мөмкин.
Сәрия Сабурская “Халык контроле”е эшендәге тагын бер проблеманы билгеләде: ул уведомлениеләрне карау срогы. Бу срок 10 эш көнен тәшкил итә. Бүгенге көнгә 48% заявканың карау срогы чыккан.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз