Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина Татарстанда «Безнең ишегалды» программасының ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Наилә Зиннәтуллина хәбәр иткәнчә, 2025 елга юл картасы расланган, төзекләндерүнең беренчел схемалары, җайланмаларның үзенчәлекләрен формалаштыру һәм аны сатып алу, программа челтәр оешмалары һәм республика капиталь ремонт программасы белән синхронлаштырылган, шулай ук милекчеләрнең гомуми җыелышлары беркетмәләре әзерләнгән һәм килештерелгән, юл эшләре графигы формалаштырылган. Казанның тугыз ишегалдында юл эшләре төгәлләнгән.
Гомумән алганда, юл эшләре 14%ка үтәлгән. Аларга 15 муниципаль берәмлек, шул исәптән Казан һәм Чаллы, Зеленодольск, Зәй, Лаеш, Мамадыш, Нурлат районнары һәм башкалар керешкән.
Тышкы яктырту эшләренә шулай ук 15 муниципаль район керешкән. Эшләр 12%ка үтәлгән. 40 ишегалдында тышкы яктырту эшләре тәмамланган.
«Безнең ишегалды» программасы буенча җайланмалар сатып алуга килгәндә, складларда инде барлык күләмнең 22%ы бар. Шул исәптән 15%ы - балалар һәм спорт җайланмалары, 7% - урам җайланмалары. Күп фатирлы йортларның дүрт ишегалдында (Казанда Восход, Декабристлар, Минск, Химиклар урамнарында) җайланмаларны монтажлау башланган.
Наилә Зиннәтуллина хәбәр иткәнчә, соңгы ике атнада гражданнардан 538 мөрәҗәгать кергән. Ул шулай ук искәрткәнчә, 24 мөрәҗәгатьнең вакыты чыккан, шуларның 17се – Казанда, 3се – Әлмәт районында.
«ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры кайбер муниципаль районнарның социаль челтәрләрдә уңай эшләвен билгеләп үтте – районнар халыкка «Безнең ишегалды»программасы буенча эшләрнең ничек баруы турында актив хәбәр итәләр. Бу гражданнарга уңай бәя формалаштыра, шулай ук программа кысаларындагы эшләрне үтә күренмәле итә.
Моннан тыш, белгечләр төзекләндерелгән ишегалларын карап тоту сыйфатын тикшереп торалар. Ачыкланган җитешсезлекләр арасында балалар мәйданчыкларында мәгълүмат стендлары булмау, коеларның тиешенчә каралмавы һ.б. аталды.
Гомумән алганда, ишегалды территорияләрен җәйге чорга норматив хәлгә китерү буенча чаралар 23 майга төгәлләнергә тиеш.
Ишегалларын карап тотуны мониторинглау өлешендә 29 апрельдән 29 майга кадәр урыннарга бару планлаштырыла.