Бөек Җиңү Көнендә Иннополис шәһәр паркында тантаналы рәвештә стела ачылды. Стела ныклык һәм каһарманлыкны, Ватанны саклаучыларга һәрвакыт рәхмәт белдерүне символлаштыра. Монументның концепциясе архитекторлар командасы һәм Иннополис мэриясе тарафыннан эшләнгән.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Иннополис мэры Дмитрий Вандюков, «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов, Иннополис университеты проректоры Евгений Бобров, «Иннополис» АҖ директоры Евгений Данилов, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре һәм шәһәр халкы катнашты.
"Яшь Иннополиста Җиңү Көнен билгеләп үтү символик – ата-бабаларыбызның батырлыгы булмаса, яңа шәһәрләр булдыру мөмкин түгел, алар гаять зур тырышлык белән илнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калганнар һәм алдагы буыннарга киләчәкне бүләк иткәннәр!"- дип мөрәҗәгать итте Иннополис халкына Роман Шәйхетдинов.
"Монумент Ватаныбызны саклаган һәм яклаган һәркемгә халыкның ихтирамы һәм рәхмәте урыны булачак. Һәм һәрвакыт баш иеп, чәчәкләр салып, без Ватанны саклаучыларга хөрмәт күрсәтәбез. Бәйрәм котлы булсын! Җиңү көне белән!" - дип котлады шәһәр халкын һәм кунакларны Дмитрий Вандюков.
Шулай ук Иннополиста Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан шунда яшәүчеләр концерты, LA Primavera оркестры чыгышы һәм «Җиңү бакчасы» акциясе узды: МХОдә катнашучыларның гаиләләре шәһәр җитәкчелеге белән бергә паркта агачлар утырттылар.