Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанда чәчү кампаниясенең барышы турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүгенгә сабан культуралары 1 млн. 300 мең га мәйданда чәчелгән, бу планның 74%ын тәшкил итә. Шулардан бөртекле культуралар – 712 мең га.
Республика кырларында борчак чәчү төгәлләнгән һәм арпа чәчү төгәлләнгән. Бәрәңге утыртуны тугыз районда алып баралар. Бүгенгә план 5600 га булса, шуның1600 га утыртылган.
Гомумән алганда, чәчү күләменең 80%тан артыгы ун районда башкарылган. Лидерлар арасында - Тәтеш районы, анда барлык мәйданның 96%ы чәчелгән, Кайбыч районы – 95%.
Министр билгеләп үткәнчә, бүген мөһим бурыч – терлек азыгын вакытында әзерләү. Бу атнада Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе, Россельхозцентр белгечләре белән берлектә, авыл хуҗалыгы берәмлекләренең терлек азыгы әзерләү комплексының әзерлеген бәяләгәннәр. Терлек азыгы җыю техникасының әзерлеген карау белән беррәттән азыксаклагычларның торышы һәм әзерлеге, хезмәт өчен түләү шартлары, терлек азыгы әзерләү чорына эш планнары да бәяләнгән.
Актаныш, Алексеевск, Апас, Әтнә, Арча, Балтач, Буа, Чүпрәле, Зәй, Алабуга, Минзәлә, Сарман, Тәтеш, Теләче һәм башка районнар хуҗалыкларының әзерлеге югары.
Шул ук вакытта Югары Ослан, Менделеевск, Лаеш районнары хуҗалыкларына азык җыю техникасын ремонтлап бетерергә кирәк.
Агымдагы елда терлекләрне азык белән тәэмин итү өчен 3 млн.270 мең тонна сенаж, 3 млн.740 мең тонна силос, 327 мең тонна печән әзерләргә кирәк булыр дип көтелә, уртача алганда, 1 шартлы баш терлеккә - 40 центнер.
Нотыкчы шулай ук азыксаклагычларның әзерлегенә бәя бирелүен хәбәр итте. Барып тикшерүләр Әгерҗе, Кама Тамагы һәм башка районнар хуҗалыкларында азыксаклагычларның әзер булмавын күрсәтте.
Тискәре мисалларны барлык районнарда да күрергә була, шуңа күрә терлек азыгы әзерли башлаганчы траншеялар әзерләнергә тиеш: чистартылган, бетон өслекләр эшкәртелгән, чокырлар төзәтелгән, дип ассызыклады ул.
Сенаж-силос траншеяларын төзү өчен республика бюджетында тотылган чыгымнарның 30%ын каплау рәвешендә дәүләт ярдәме каралган. Соңгы 5 елда әлеге программа кысаларында республикада 596 млн. сумлык 74 траншея төзелгән.
Нотыгы азагында министр киләсе атнада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинарлары башлануы турында хәбәр итте.