Алексей Песошин РФ Тикшерү комитетының Кадетлар спартакиадасында җиңүчеләрне котлады

2025 елның 30 мае, җомга

Бүген Казанда Г. Камал исемендәге театрның яңа бинасында Россия Тикшерү комитетының Кадетлар спартакиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Тикшерү комитетының иҗтимагый-сәяси эш идарәсе җитәкчесе, Россия Герое Сергей Петров һәм башкалар катнашты.

Үзенең сәламләү сүзендә Сергей Петров чараны оештыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте һәм Казанның икенче тапкыр Россия Тикшерү комитеты кадетларын кунакчыл кабул итүен ассызыклады.

Спартакиадада катнашучыларны котлап, Алексей Песошин аның быел Җиңүнең 80 еллыгына багышлануын билгеләп үтте.

Кадетлар спартакиадасының триумфаторы Ф.Ф. Слипченко ис. Россия СК Волгоград кадетлар корпусы командасы булды. Пьедесталның икенче баскычын А.Невский ис. Россия СК кадетлар корпусы алды. Бронза медальгә Луганск укыту-тәрбия комплексының очучы-космонавт Г.Т. Береговой ис .«Химки шәһәре кадетлар корпусы» мәктәп-интернаты командасы лаек булды.

Шулай ук Россия Тикшерү комитеты кадетларының VI слеты кысаларында яшь кадетлар Казан югары танк команда училищесында булдылар. Моннан тыш, алар Свияжск утрау-шәһәрчегенә барачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International