Бүген Татарстан Премьер – министры Алексей Песошин «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXV еллык ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә махсус дәүләт стипендияләре тапшырды.
Татарстан Республикасы стипендияләрен һәм дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы Казан Кремлендә (Пушечный двор кабул итүләр залында) узды.
Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Лионова, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, «Созвездие – Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов катнашты.
Чара 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көненә багышланды.
Алексей Песошин чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сәламләде.
Ул «Созвездие – Йолдызлык»ны иң якты фестиваль дип атады, шулай ук барысын да Халыкара балаларны яклау көне белән котлады. "Бу бәйрәм – үсеп килүче буын өчен җәмгыятьнең җаваплылыгы турында искә төшерү. Балалар - безнең төп байлыгыбыз һәм илебезнең һәм республикабызның киләчәге», - дип ассызыклады Алексей Песошин.
"Республикада балалар һәм яшьләрнең иҗади үзбилгеләнүе өчен барлык шартлар һәм мөмкинлекләр тудырылган. Моңа ачык мисалларның берсе – «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте. Фестиваль республикада да, аннан читтә дә киң танылу алды. Фестивальдә катнашучылар саны 1 млн 300 меңнән артып китте. Бу фестиваль талантлы балалар һәм яшьләрнең үз-үзләрен уңышлы тормышка ашыруына ярдәм итә. Фестиваль программасының быел 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлануы символик мәгънәгә ия. Бу фестивальне Ватаныбызны саклаучыларның тарихына, батырлыгына һәм каһарманлыгына тирән ихтирам белдерү мәйданчыгына әйләндерә",-диде Татарстан Премьер-министры.
Ул фестивальне оештыручыларга мондый колачлы һәм матур чара үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Фестивальдә катнашучыларның барысына да, педагогларга һәм остазларга якты һәм кызыклы номерлары өчен рәхмәт. Фестиваль жюриенә киеренке хезмәтләре өчен рәхмәт. Чөнки мондый талантлар йолдызлыгында иң яхшыларны сайлау кыен иде. Барыгызга да иҗади уңышлар, сәламәтлек, бәхет телим», - дип йомгаклады Алексей Песошин.
«Созвездие – Йолдызлык» XXV эстрада сәнгате фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм махсус стипендияләр тапшыру тантанасы булды.
«Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исеме «Сәхнә практикалары үзәге» мәдәнияткә һәм сәнгатькә ярдәм итү төбәк иҗтимагый оешмасы президенты, хореограф-куючы Владимир Алексеевич Аносовка бирелде. Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән «Созвездие-Йолдызлык «Иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге» ДБУ баш администраторы Алсу Заилевна Мадишина, «Созвездие-Йолдызлык «Иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге» ДБУ директоры урынбасары Наталья Анатольевна Смирнова бүләкләнде.
«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән «Созвездие-Йолдызлык» балетмейстерлары Айрат Әнвәр улы Баһаветдинов һәм Лилия Александровна Баһаветдинова, оешманың баш бухгалтеры Сәгадәт Госман кызы Билданова, «Созвездие-Йолдызлык» телеоператоры Анатолий Вячеславович Борисов бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтләрен драма артисты, «Созвездие-Йолдызлык «Иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге» ДБУ Екатерина Николаевна Жукова, «Созвездие-Йолдызлык «Иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге» ДБУ бүлеге җитәкчесе Таһир Фәнис улы Исмәгыйлев алды.
Җавап сүзе белән чыгыш ясаганда, Владимир Аносов бүген тапшырылган бүләк өчен дулкынлануын һәм зур рәхмәт хисе кичерүен әйтте. "Шундый канатлы әйтем бар – «Җыр – халык җаны», димәк, зирәклек тә, фикер дә, хәтер дә бар. Болар барысы да гомуми кыенлыкларны җиңәргә мөмкинлек бирә. Аллаһы Тәгалә Татарстан халкының зирәклеген һәм игелекле йөрәген сакласын", - дип теләде ул.
«Созвездие – Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов шулай ук республика җитәкчелегенә фестивальгә күрсәткән ярдәмнәре, балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади потенциалын үстерүгә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Балалар - безнең төп байлыгыбыз, диде ул.
Тантана бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.
ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, бүгенге бүләкләүне шәрехләп, быел «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтүен искәртте. "Фестиваль мәктәбен 1 миллион 300 меңнән артык катнашучы узды. Конкурсның төрле еллардагы җиңүчеләре федераль һәм халыкара дәрәҗәдә танылу яулады. Конкурс бөтенроссия күләмендә әһәмияткә ия булды, шул ук вакытта хәрәкәт - безнең республика яшьләренең визит карточкасы, ул яшь татарстанлыларның мәдәни потенциалын һәм иҗади казанышларын күрсәтә», - диде Ринат Садыйков.
Белешмә өчен:
Ел саен үткәрелә торган «Созвездие – Йолдызлык» республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале җиңүчеләре өчен махсус дәүләт стипендияләре 2025 елда инде егерменче тапкыр тапшырыла (2006 елдан бирле).