Казанда «Газпром» ГАҖнең бүлендек җәмгыятьләре һәм оешмалары арасында янгын сүндерү-коткару спорты буенча XIII ярышлар уза.
Ярышларда 30лап команда катнаша, алар өч юнәлештә көч сынаша: штурм баскычы буйлап күтәрелү, каршылыклар полосасы, сугышчан җәелү.
Аны ачу тантанасы Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетында узды.
Ярышларга стартны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бирде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән ул ярышларда катнашучыларны сәламләде һәм барысына да гадел ярышлар һәм уңышлар теләде.
"Иң яхшы профессионалларның бердәм гаиләсе – «Газпром» ГАҖ янгын сүндерүчеләре һәм коткаручылары өчен спорт мәйданчыгы булу безнең республика өчен зур хөрмәт, - диде ул. - Татарстан хаклы рәвештә Россиянең спорт өлкәсендә лидерларның берсе санала, ә Казан инновацион инфраструктура ярдәмендә спорт башкаласы статусын ныгытты. Бу югары класслы спортчыларны әзерләү һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышлар уздыру өчен идеаль шартлар тудыра».
Әлеге ярышлар сезнең өчен һөнәри һәм шәхси үсештә яңа этап булсын, ә сез вакытны камилләштергән күнекмәләр куелган максатларга ирешергә ярдәм итсен, дип теләде спортчыларга Татарстан Премьер-министры.
Чараның мәртәбәле кунаклары - «Газпром» ГАҖ идарәсе әгъзасы – департаменты башлыгы Сергей Меньшиков, департамент башлыгы урынбасары – «Газпром» ГАҖ идарәсе башлыгы Дмитрий Пономаренко, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов.
Спорт командаларының географиясе киң – «Газпром» ГАҖнең Казан, Оренбург, Түбән Новгород, Ставрополь, Екатеринбург, Краснодар, Волгоград, Самара, Санкт-Петербург, Сургут, Ухта, Чайковский, Надым, Уренгой, Ямбург, Әстерхан, Саратов, Томск, Уфа, Югорск, Мәскәү, Ноябрьск шәһәрләрендәге бүлендек җәмгыятьләре, шулай ук республика командалары Беларусь һәм Кыргызстан Республикасы.