Татарстанда чәчү кампаниясе тәмамланган һәм терлек азыгы әзерләү башланган

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән һәм бөтен җирдә терлек азыгы әзерләү башланган. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан буенча быел чәчүлек мәйданнары 2,7 млн.гектардан артык тәшкил итә. Бөртекле культуралар – 1,3 млн гектар, майлы культуралар – 583 мең гектар, шикәр чөгендере – 53,7 мең гектар, ә терлек азыгы культуралары-752 мең гектар.

Министр билгеләп үткәнчә, бөртекле һәм терлек азыгы культуралары мәйданнарын оптимальләштерү исәбенә майлы культуралар мәйданы 100 мең гектарга арткан. Моннан тыш, бәрәңге утырту мәйданы 1,2 мең гектарга арткан – 5,6 мең гектарга кадәр.

Быел язгы кыр эшләрен финанслау 42,1 млрд сум тәшкил иткән бу үткән ел белән чагыштырганда 3,3 млрд сумга күбрәк. Акчаларның күп өлеше ашламаларга юнәлдерелгән – 15,1 млрд сум, тагын 3,5 млрд сум – орлыкларга, 6,1 млрд сум – үсемлекләрне яклау чараларына, 8,6 млрд сум – ягулык-майлау материалларына һәм запас частьләргә, ә калган 8,8 млрд сум - башка чыгымнарга, хезмәт хакларын да кертеп. Татарстанның агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә җәй башына уртача хезмәт хакы 60 мең сумга якын тәшкил иткән.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры хәбәр иткәнчә, тармакта уртача хезмәт хакы 2024 елның җәенә якынча 53 мең сум тәшкил иткән. Шул рәвешле, бер ел эчендә хезмәт хаклары 13%ка арткан һәм быелгы җәй нәтиҗәләре буенча тагын да артырга вәгъдә итәләр.

«Быел механизаторларга йөкләнеш күбрәк булачак, димәк, хезмәт хаклары да артачак. Өстәвенә, кадрлар мәсьәләләре барлык тармакларга да кагыла, шуңа күрә кешеләр җитмәү сәбәпле, башка тармаклар белән дә көндәшлек итәргә кирәк», - дип өстәде Марат Җәббаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International