Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Спорт елы кысаларында Татарстан Республикасында тренер һәм спортчыларны өстәмә бүләкләячәкләр
2008 елның 25 ноябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортындагы традицион брифингта 2009 елда Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан игълан ителгән Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елын үткәрү турында сөйләштеләр.
Журналистлар белән очрашуда республиканың яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык буенча министры Марат Бариев һәм сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфинә Голубева катнашты.
Марат Бариев республикада 2009 ел Татарстан Республикасы Президентының 2008 ел, 20 нче октябрь, УП-528 номерлы Указы нигезендә Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителүен искәртте. “Республикада физик культура һәм спортны үстерү, халыкның сәламәтлеген ныгыту дәүләтнең иң мөһим бурычлары булып тора”, - дип ассызыклап узды министр.
“Спорт өлкәсендәге зур уңышларга – 2013 ел Бөтендөнья универсиадасын үткәрү хокукына ия булуга, спортчыларыбызның 35 еллык вакытлыча туктап торудан соң беренче тапкыр Пекиндагы Олимпия уеннарында 7 медаль яулап алуларына, осталар командасының уңышларына, спорт инфраструктурасын үстерү буенча интенсив эшне дәвам итүгә карамастан, халыкның, бигрәк тә яшьләрнең сәламәтлеге борчуга сала, - диде Марат Бариев. – Йөрәк-кан тамырлары авырулары, депрессия, неврозларның яшьләрдә очравы һәм артуы күзәтелә, сәбәпләрнең берсе – яшьләрнең 60 % ында киң таралган гиподинамия, кайбер югары уку йортларында студентларның 30 % ына кадәр сәламәтлеге буенча махсус медицина төркеменә карый”.
М.Бариев фикеренчә, Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елының төп максаты – халыкта физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә ихтыяҗ тудыру (“бу мәктәпкәчә учреждениеләрдә, гаиләдә, барлык уку йортларында, предприятие һәм оешмаларда тормыш рәвеше, яшәү нормасына әйләнсен иде”), спортның өстенлекле төрләрен үстерү.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы башлыгы Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елын үткәрү планы эшләнгәнен хәбәр итте. “Планда чагылыш тапкан бөтен чаралар һәм акчалар халыкта спорт белән системалы шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвеше, бу өлкәдә белемлелек дәрәҗәсен арттыру белән даими кызыксыну уятуга юнәлтелгән”, - диде ул.
Марат Бариев яшь буынны физик тәрбияләү сыйфатын яхшыртырга кирәк дип саный. Аерым алганда, министр фикеренчә, мәгариф учреждениеләрендә балаларның хәрәкәт активлыгын арттыра торган көндәлек дәресләр кертергә кирәк. “Бу спорт сәгатьләре, саф һавада йөрү, хәрәкәтле уеннар һәм башка формалар булырга мөмкин”, - дип билгеләп үтте министр. М.Бариев шулай ук республика мәктәпләре һәм югары уку йортларында “Универсиадага таба бару” зарядкасы кертелә алуын әйтте. Татарстан яшь гражданнарының II форумында аны үткәрү тәҗрибәсе апробацияләнгән инде.
Марат Бариев Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы кысаларында студентларның физик хәзерлегенә дә игътибар ителәчәген ассызыклап үтте. “ТДГПУ базасында республиканың югары һәм махсус урта уку йортларында физкультура паузалары үткәрү буенча студент-волонтерларны (теләкләре булган студентларны) укыту планлаштырыла. Шулай ук Туполев исемендәге КДТУ ның “Олимп” спорт комплексы базасында студентлар спортын үстерү буенча эксперименталь мәйданчык булдырырга тәкъдим ителә”, - дип әйтте ул.
М.Бариев сүзләренә караганда, Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елында спортның норматив хокук базасы камилләштереләчәк. “Барыннан да элек, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең балалар белән эшләүчеләрнең - укытучы, тренерларның, яшәү урыны буенча эшне оештыручыларның статусын һәм материаль бүләкләнүен арттыра торган карарын кабул итәргә кирәк. Шулай ук “Татарстан Республикасы спортчы һәм тренерларын өстәмә бүләкләү чаралары турында” Хөкүмәт карарын кабул итү дә планлаштырыла. Анда премиаль бүләкләү, стипендияләрнең яңа күләме, тренер-укытучыларның өстәмә ставкалары расланачак, ә Олимпия, дөнья һәм Европа уеннары чемпионнары өчен яшәү шартларын яхшырту күздә тотыла”, - диде ул.
Марат Бариев Спорт елы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә онытылмаячагын әйтеп узды. Министр сүзләренә караганда, Спорт елын үткәрү планына “Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт” дигән аерым бүлек кертелгән. Аерым алганда, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен республика үзәген ачу, спорт төрләре буенча декадалар үткәрү һәм башкалар күздә тотыла.
Министр фикеренчә, киләсе елда Татарстанның массакүләм мәгълүмат чараларында Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елын яктырта торган махсус рубрикалар, тапшырулар циклы, республика һәм җирле матбугатта өстәмә битләр һәм проектлар, тематик теле- һәм радиотапшырулар булырга тиеш. “Халыкның бөтен категорияләре ихтыяҗларына җавап бирә алырлык махсус спорт газетасын булдыру буенча республика проектын тормышка ашыра башларга кирәк”, - диде М.Бариев.
"Татар-Информ"
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз