Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров: Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнде

2025 елның 13 июне, җомга

Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Районнарда терлек азыгы әзерләү һәм ашлык җыю комбайннарын урып-җыюга әзерләү башланган. Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, республикада бөртеклеләр өлешен үзгәртү буенча берничә вариант исәпләнгән. Гомуми ихтыяҗ 3,2 млн. тонна булса, 2024 елда 3,9 млн. тонна ашлык җыелган, уңдырышлылык - 28,2 ц/га. бу күләмнәрне тәэмин итү өчен 1,2 млн. га бөртекле культуралар җитәрлек, бүгенгә аларның мәйданы 1,3 млн. га тәшкил итә.

Быел - 2024 ел белән чагыштырганда - бөртекле культуралар 70 мең гектарга кимегән һәм 1298 мең га тәшкил итә, техник культуралар 97 мең гектарга арткан, шул исәптән көнбагыш мәйданы - 298,7 мең га, соя - 60,9 мең га, майлы җитен - 56,4 мең га. Чәчүлек мәйданнары структурасын яңадан карау исәбенә быел майлы культуралар исәбеннән 2024 ел бәяләре буенча 2 млрд. сумнан артык өстәмә табыш алуны планлаштырабыз, диде Марат Җәббаров.

Ул төгәлләштергәнчә, шикәр чөгендере, көнбагыш, рапс кебек культураларны җитештерүнең табышлылыгы 12-40% тәшкил иткән, республика территориясендә дә, шулай ук якын-тирә төбәкләрдә (Самара, Оренбург, Ульяновск, Саратов) сату базары гарантияләнгән. Һәм бу культуралар буенча бәяләр тотрыклырак.

Республикада комбайн паркын алдагы урып-җыю кампаниясенә әзерләү эшләре бара. 30 июньнән 4 июльгә кадәр авыл хуҗалыгы берәмлекләренең ашлык җыю комплексының әзерлеген комиссия аша кабул итү планлаштырыла. 10 июньгә ашлык җыю комбайннарының әзерлеге 78% тәшкил итә.

Агымдагы елда хуҗалыклар 15 комбайн сатып алган, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 20 комбайнга кимрәк. Техника сатып алу мөмкинлеге булмаган һәм комбайннары булмаган хуҗалыкларга мехотрядлар белән алдан килешү төзергә киңәш ителә (2024 елда башка төбәкләрдән 245 комбайн җәлеп ителгән).

Сыйфатлы терлек азыгы әзерләүгә килгәндә, беренче чабымнан 1 терлек башына кимендә 12 центнер азык әзерләргә кирәк. Бүген республика буенча 25 мең тонна печән, 436 мең тонна сенаж бар. Шартлы 1 баш терлеккә 3,1 центнер азык берәмлеге туры килә, ягъни ихтыяҗның 7,8%ын тәшкил итә, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Бар булган терлек азыгы әзерләү техникасын тупларга һәм 3-4 көн эчендә сенаж траншеясын салып бетерергә кирәк, диде Марат Җәббаров. Республикада шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен терлек азыгы әзерләү дә актив башланган. Бүгенгә 114 мең тонна печән әзерләнгән, ягъни ихтыяҗның 20%ы.

2024 елдан калганын да исәпкә алып, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның терлек азыгы белән тәэмин ителеше 36% тәшкил итә. Алабуга, Баулы, Кукмара районнарында инде бүген үк шәхси хуҗалыкларны терлек азыгы белән тулысынча тәэмин иткәннәр.

Халык хуҗалыкларында печән әзерләүдә 30 берәмлек техника эшли. Өйгә кадәр печән китерү оештырылган, рулон бәясе - 1500 сум. Әмма 7 муниципаль районда (Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Бөгелмә, Югары Ослан, Питрәч, Чирмешән) шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен терлек азыгы әзерләүгә керешмәгәннәр әле.

Әлегә һава торышы яхшы, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны терлек азыгы белән тәэмин итү өчен һәр көнне файдаланырга кирәк, дип ассызыклады министр, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International