Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда “Боинг 737” самолеты һәлакәтенең сәбәпләрен карау буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Кичә, 2013 елның 17 ноябрендә, “Боинг 737” самолеты һәлакәткә очраган “Казан” халыкара аэропорты зонасында, 1200 кеше составында ГХМ, башка федераль һәм республика структуралары көчләре төркемнәре эшли.

Бүген бу турыда Россия ГХМ башлыгы Владимир Пучков Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр итте. Һава судносы һәлакәте сәбәпләрен карау буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Транспорт министры Максим Соколов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Фәррахов һәм башкалар катнашты.

Владимир Пучков хәбәр иткәнчә, “Казан” халыкара аэропорты территориясендә 2013 елның 17 ноябрендә һәлакәткә очраган “Боинг 737” самолеты авиакатастрофасыннан килгән зыяннарны бетерү эшләре дәвам итә. Көчләрне һәм чараларны тәүлеклек режимда эшләтүне җайга салу максатларында, Идел буе региональ үзәгенең һәм Россия Федерациясе ГХМның Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм алардан килгән зыяннарны бетерү буенча Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме эшләп килә.

РФ ГХМ башлыгы, тиешле хезмәтләрне җәлеп итеп, һәлак булганнарның гаиләләренә тиешле компенсацион түләүләр мәсьәләсен ачыкларга һәм тулаем аны аерым контрольдә тотарга кушты.

Россия Транспорт министры Максим Соколов хәбәр иткәнчә, Хөкүмәт комиссиясе утырышында төп өч мәсьәлә каралды – бу һава судносы һәлакәтеннән килгән зыяннарны бетерү мәсьәләләре буенча Россия Тикшерү комитеты, Дәүләт авиация комитеты белән хезмәттәшлек, шулай ук башкарма хакимияте органнары белән хезмәттәшлек.

14.00 сәгатькә, Россия Тикшерү комитеты, Дәүләт авиация комитеты эшчәнлеге йомгаклары буенча тикшерүчеләргә беркүпме вакыт бирү турында карар кабул ителде, чөнки һәлак булганнарның мәетләрен һәм самолет фрагментларын җентекләп карап чыгарга кирәк, дип белдерде РФ Транспорт министры, “Казан” аэропортын ачу Мәскәү вакыты белән 18.00 сәгатьтә планлаштырыла.

Владимир Пучков очып китү өчен башка шәһәрләргә җибәрелгән, рейслары соңартылган пассажирларга аерым игътибар бирергә кушты.

Максим Соколов хәбәр иткәнчә, Казанга иң якын “Бигеш” аэропорты (Чаллы) эшли, пассажирларны Татарстан Республикасы биргән автобусларда илтәләр. Пассажирларны Казан аэропортыннан “Бигеш” аэропортына “Аэрофлот” авиакомпаниясе һәм “ЮТэйр” автобуслары илтә. Кичә (якшәмбе, 2013 елның 17 ноябрендә) һәм бүген иртән мондый рейслар 45 мәртәбә (20 - берьюлы һәм 25 –пассажирлар очуга) башкарылды.

Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Фәррахов хәбәр иткәнчә, гадәттән тыш хәл районында Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең ике бригадасы, 8 психолог һәм 21 суд-медицина экспертизасы хезмәткәре эшли. Һәлак булганнарның мәетләрен тану һәм генетик тикшеренүләр эше Республика суд-медицина экспертизасы бюросы базасында оештырылачак (Казан, Себер тракты, 31 а). Айрат Фәррахов әйтүенчә, хәзерге вакытта 9 өстәл әзерләнгән, 80 урынлык ике суыткыч камера бушатылган. Һәлак булганнарның туганнары белән эш тиешле хезмәтләр (Федераль миграция хезмәте - ФМХ, ЗАГС органнары, Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы) тарафыннан алып барыла, бу эш Атом-төш медицинасы үзәге базасында оештырылды (Казан, Себер тракты, 29).

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры әйтүенчә, һәлак булганнарның туганнары өчен ашау-эчү оештырылды, анда ике бригада ашыгыч медицина ярдәме һәм психологлар эшли.

“Фаҗига урынында табиблар саны 50гә кадәр җиткереләчәк, - дип хәбәр итте Айрат Фәррахов. - Көндезге 12.00гә ике кеше мәете табылган, экспертлар әйтүенчә, аларны бүген үк таныклап булачак. Калган биологик фрагментлар җентекләп сайлап алыначак, алар барлап чыгылды, шулай ук генетик материал алыначак. Барлык кирәкле тикшеренүләр Татарстан Республикасында да, Мәскәүдә дә уздырылачак. Хәзерге вакытта һәлак булганнарның туганнарыннан генетик тикшеренүләр өчен кан алалар”.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Хөкүмәт комиссиясенең кичә үк фаҗига булган урынга килгән эш төркеме әгъзаларына ГХМ, Россия Тикшерү комитеты һәм Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы линиясе буенча эшне оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Хәл бик катлаулы, - диде ул. – Бигрәк тә һәлак булганнарның туганнары белән эшләүгә һәм генетик тикшеренүләр өчен материаллар алуга бәйле һәрнәрсә”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International