2013 елның 17 ноябрендә кичен “Казан” халыкара аэропортында һәлакәткә очраган “Боинг 737” самолеты пассажирлары һәлак булуга карата Татарстан Республикасына кайгыларны уртаклашу телеграммалары килү дәвам итә.
Кайгыларны уртаклашу авиакатастрофада һәлак булганнарның барлык туганнарына һәм гаиләләренә, шулай ук олы улы һәлакәткә дучар самолетта булган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка шәхсән адреслана.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән телефоннан сөйләшкәндә авиакатастрофада һәлак булганнарның барлык туганнарына һәм якыннарына кайгыларын уртаклашуы турында белдерде. Владимир Путин шулай ук улларын югалту фаҗигасен кичергән Рөстәм Миңнехановның шәхсән үзенең һәм аның гаиләсенең ачы хәсрәтен уртаклашты.
Казандагы авиакатастрофага бәйле рәвештә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Әзәрбәйҗан Президенты Илһам Алиев, Армения Президенты Серж Саргсян, Белоруссия Президенты Александр Лукашенко, Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон, Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев гаиләсе, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Россия Федерациясе Конституция Суды Рәисе Валерий Зорькин, Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский, Балыкчылык федераль агентлыгы җитәкчесе Андрей Крайний, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Хабаровск крае губернаторы, Саха Республикасы Президенты, Әстерхан, Волгоград, Пенза, Томск, Оренбург, Төмән, Курган, Мурманск өлкәләре губернаторлары, Удмуртия Республикасы Президенты, Хакассия Республикасы башлыгы, Адыгей Республикасы башлыгы, Карачай-Черкесия Республикасы башлыгы, Марий Эл Республикасы башлыгы, Чечен Республикасы башлыгы, Казахстан Республикасының кайбер регионнары җитәкчеләре, “Россия тимер юллары” ААҖ президенты Владимир Якунин, башка федераль һәм региональ корпорацияләр, акционер җәмгыятьләр, җәмгыятьләр җитәкчеләре, шулай ук бөтен дөньядан татар җәмгыятьләре вәкилләре кайгыларны уртаклашу телеграммалары җибәрделәр.
Казандагы авиакатастрофага бәйле рәвештә Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл, Мөселманнарның үзәк нәзәрәте рәисе, Россия югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин, башка конфессияләр вәкилләре чын күңелдән хәсрәтләрен уртаклашуларын белдерделәр.
Авиалайнер һәлакәте сәбәпләрен тикшерүләр уздыру өчен Казанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин, Россия Федерациясе ГХМ башлыгы Владимир Пучков, Россия Федерациясе Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, Россия Транспорт министры Максим Соколов һәм башка федераль хакимият органнары вәкилләре килде һәм һәлак булганнарның барлык туганнарына һәм якыннарына кайгыларын уртаклашуларын белдерде.
“Казан” халыкара аэропортында һәлакәт турындагы хәбәр меңләгән гади гражданнарны тетрәндерде һәм алар һәлак булганнарның барлык туганнарының кайгыларын уртаклаша. Татарстан Республикасының, шулай ук Россия Федерациясенең башка регионнарының, якын һәм ерак чит илләрнең предприятиеләре һәм оешмалары хезмәт коллективлары һәлак булганнарның барлык туганнарының кайгыларын уртаклаша. Көне буе импровизацияләнгән мемориал янына “Боинг 737” самолеты пассажирлары истәлегенә казанлылар һәм башка шәһәрләр кешеләре чәчәк салдылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, кайгы уртаклашуга җавап итеп, барысына да чын күңелдән кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде. “Барыгызга да көч биреп торганыгыз өчен рәхмәт”, - дип язды ул Twitterдагы үзенең микроблогында.
Кайгыларны уртаклашу хатлары һәм телеграммалары һаман килеп тора.