Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасында наркотикларга каршы комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинның Халыкара наркотикларны явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан мөрәҗәгате.
"26 июньдә дөнья җәмәгатьчелеге Халыкара наркотикларны явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнен билгеләп үтә.
Бу датаны билгеләүнең төп максаты - барлык дәүләтләрнең һәм дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын наркомания проблемасына җәлеп итү.
Безнең ил бу проблеманы хәл итү өчен халыкара хезмәттәшлек мөмкинлекләреннән актив файдалана, дәүләтнең наркотикларга каршы сәясәтен камилләштерү, бу өлкәдә норматив хокукый базаны үстерү буенча эзлекле һәм реаль адымнар ясый.
Татарстан Республикасында уздырыла торган чаралар наркомания таралуга каршы тору системасын булдырырга мөмкинлек бирде. Ул наркотикларның законсыз әйләнешен булдырмауга, наркотикларга бәйләнгән кешеләрне дәвалауның һәм тернәкләндерүнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар комплексын үз эченә ала.
Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында наркоманияне кисәтүгә, наркотиклар куллануның зарарлы нәтиҗәләре турында халыкка хәбәрдарлыкны арттыруга, актив һәм файдалы ял итү өчен шартлар тудыруга җитди игътибар бирелә.
Наркотик матдәләрне явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне алдыннан наркотикларга каршы акцияләр үткәрү, җәмәгать урыннарында социаль реклама урнаштыру, әлеге тематиканы басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктырту традициягә әверелде.
Глобаль наркоиминлекне ялгыз гына җиңеп булмый. Бу проблеманы хәл итү дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының, иҗтимагый оешмаларның, мәдәният эшлеклеләренең, граждан җәмгыятенең барлык институтларының бердәмлеген һәм үзара хезмәттәшлеген таләп итә.
Бары тик уртак тырышлык, аек акыл һәм яхшы ихтыяр булу гына наркомания үсешен туктатырга һәм наркотикларның законсыз әйләнешенең зарарлы нәтиҗәләрен киметергә мөмкинлек бирәчәк".