Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсенә килгән жалобалар саны узган ел белән чагыштырганда 20%ка арткан
2013 елның 19 ноябре, сишәмбе
2013 елның 9 ае өчен Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны үтәү буенча 1893 тикшерү уздырган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Марина Патяшина сүзләренчә, ул җитәкләгән ведомство гражданнарның мөрәҗәгатьләрен караганнан соң, кулланучылар хокукларын яклау буенча административ характердагы төрле чаралар күрә.
Агымдагы елның 9 ае өчен ведомство гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча 1893 тикшерү уздыра. Бу тикшерү нәтиҗәләре буенча административ җәза бирү турында 4457 карар чыгарылган, 449 юридик зат һәм 1336 шәхси эшмәкәр административ җаваплылыкка тартыла. Билгеләнгән штрафларның гомуми суммасы 12,8 млн. сум тәшкил итә.
Барлыгы ведомство тарафыннан гражданнарга кулланучылар хокукын яклау максаты белән судта катнашу өчен 475 бәяләмә бирелгән. 15,6 млн. сум акча кире кайтарылган, шулардан мораль зыян өчен компенсация 200 меңнән артык тәшкил итә.
Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, финанс хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләренең саны ике тапкыр арткан. Быел шундый 282 мөрәҗәгать килгән.
Бүгенге көнгә 121 дәгъва якынча 14 млн. сумга, дәгъвачы файдасына канәгатьләндерелгән. Шул исәптән, мораль зыян компенсациясе буларак 122 мең сум түләнгән.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз