Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Кече эшмәкәрлек өлкәсендәге нигезсез тикшерүләр җәмгыятьтә хакимияткә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыралар
2008 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе
Казанда декабрь аенда ук эшмәкәргә “Ашыгыч юридик ярдәм” дигән пилот проектын эшләтеп җибәрү күздә тотыла. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев хәбәр итте.
Казанның тәҗрибәсе уңышлы булып чыкса, эшмәкәргә “Ашыгыч юридик ярдәм” республиканың башка шәһәр һәм районнарында да эшләп китәчәк.
Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты тәкъдим иткән ашыгыч юридик ярдәм булдыру идеясе, барыннан да элек, кече бизнеска ярдәм итүгә юнәлтелгән һәм килеп туган икътисади шартларда аеруча актуаль.
Күпсанлы тикшерүләр буенча, кече эшмәкәрлек субъектларын нигезсез җаваплылыкка тарту проблемасы бар. Әйтик, 2008 елның беренче яртыеллыгында гына да республикада, экспертларның исәпләүләре буенча, юридик затларга - 70 меңнән артык, индивидуаль эшмәкәрләргә 20 меңнән артык күчмә тикшерү үткәрелгән.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, “нигезсез тикшерүләр җәмгыятьтә хакимияткә тискәре мөнәсәбәт формалаштыралар”.
Республикада контроль-күзәтү функцияләрен башкара торган барлыгы 20 дән артык оешма исәпләнә.
Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев проектның кече бизнес өчен административ киртәләрне киметүгә юнәлтелүен һәм аның төп бурычлары тикшерүләр санын һәм эшмәкәрләрнең бизнесны оештыруның башлангыч этабындагы чыгымнарын киметү булуын әйтте. “Бүген кече бизнеска ничек тә булса исән калып эшләү мөмкинлеге бирергә кирәк, - диде Тимур Шаһивәлиев. – Бу – эш урыннарын, хезмәт хакларын һәм, шуңа бәйле рәвештә, социаль тотрыклылык һәм салымнарны саклау”.
Эшмәкәрләргә “Ашыгыч юридик ярдәм” Казан башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, “ОПОРА России” Гомумроссия кече һәм урта эшмәкәрлек иҗтимагый оешмасы белән берлектә күрсәтеләчәк.
Программа республика бюджетыннан һәм федераль бюджеттан финанслана.
Казанда проектны тормышка ашыру белән “”Правис” юридик компаниясе” ААҖ шөгыльләнәчәк.
“Ашыгыч юридик ярдәм” эшләү кысаларында барлык эшмәкәрләргә “кайнар линия” телефоннарын җиткерү күздә тотыла. Анда юрист консультациясен түләүсез алырга, тикшерүнең законлылыгын ачыкларга, кирәк булган очракта – хокукый конфликт килеп чыккан урынга юристлар бригадасын чакырырга мөмкин булачак.
Тимур Шаһивәлиев сүзләренә караганда, эшмәкәрләргә “Ашыгыч юридик ярдәм” программасы Мәскәүдә бик уңышлы эшли һәм эшкуарларда үзен яхшы яктан күрсәтте. Татарстанда бу проект эшмәкәрләр бик еш зарлана торган күп кенә законсыз тикшерүләрдән котылырга мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз