«Безнең ишегалды" программасы буенча юл эшләре 82%ка башкарылган, тышкы яктырту буенча эшләр - 83%

2025 елның 2 августы, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә программаның кураторы, «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруның Татарстанда нинди темплар белән баруы турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

Арина Петрова искәрткәнчә, барлык чаралар 2025 елга программаның «юл картасы» кысаларында гамәлгә ашырыла. Бүген ишегалларында юл эшләре алып барыла, тышкы яктырту, балалар һәм спорт җайланмалары урнаштырыла, шулай ук башкару документациясе тапшырыла.

Әйтик, юл эшләре 82%ка башкарылган, соңгы ике атнада динамика – 10%. Шул ук вакытта нотыкчы юл эшләре темпларының планлаштырылганнан түбәнрәк (шулай ук 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда) булуын билгеләп үтте.

Әмма тышкы яктыртуны урнаштыру өлешендә эшләр графиктан 11%ка алдан алып барыла. 363 ишегалдында тышкы яктыртуны урнаштыру төгәлләнгән. Әгерҗе, Зәй, Мамадыш районнарында эшләр тулысынча төгәлләнгән. 12 муниципаль берәмлектә 155 ишегалдында эшләр дәвам итә. Республика буенча үтәлеш - 83%.

«Татлизинг» ДУП мәгълүматлары буенча, 30 июльгә җйланмаларны монтажлау буенча гомуми үтәлеш 58% тәшкил итә. Монтаж 290 ишегалдында төгәлләнгән. Арча һәм Зәй районнарында эшләр төгәлләнгән. Узган ике атна эчендә «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 7 муниципаль берәмлектә - Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Түбән Кама, Нурлат, Лениногорск районнарында контроль карап йөрүләр уздырылган.

Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча системалы кисәтүләр ачыклана, алар ишегалларын тулы күләмдә кабул итәргә мөмкинлек бирми, дип хәбәр итте Арина Петрова. Бу шул исәптән төзелеш чүп-чарлары булган грунт, балалар җайланмаларыннан файдалану кагыйдәләре белән мәгълүмат стендлары булмау, төеннәр һәм пандуслар нормативларына туры килмәү.

«ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова шулай ук августның беренче яртысына муниципаль районнарга бару графигын тәкъдим итте. Рәсми аккаунтларда «Безнең ишегалды» программасын медиа яктырту нәтиҗәләре турында сөйләде. Әйтик, соңгы ике атна эчендә 70тән артык искә алу булган, төзелеш сезоны башыннан - 472 басма.

Гомумән алганда, ул билгеләп үткәнчә, муниципаль районнарның мәгълүмати активлыгы алдагы хисап чоры белән чагыштырганда яхшырган, басмалар санының артуы күзәтелә, шул исәптән халыкны җәлеп итү дә.

Әмма кайбер муниципаль районнарда мәкаләләр саны җитәрлек түгел. Болар - Арча, Алабуга, Зәй, Мамадыш һәм Нурлат районнары. Арина Петрова «Безнең ишегалды» программасы чараларын даими яктыртуга игътибар итүне сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International