Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин мәктәпләрне, хастаханәләрне, мәдәният учреждениеләрен һәм торак фондын капиталь яңарту эше турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Әйтик, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы яңа уку елына әзерлекнең ахырына якынлашуын хәбәр итте. Беренче сентябрьгә дүрт республика һәм дүрт федераль программа кысаларында барлык 213 мәгариф объекты ремонтланачак. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре буенча эшләр 98%ка җиткән. Соңгы 2 атнада ремонт эшләре тәмамланган 3 балалар бакчасын исәпкә алганда, 9 объект тапшырылган инде. Быел барлыгы 11 балалар бакчасы ремонтлана. Сарман һәм Зеленодольск районнарында 8 ресурс үзәген ремонтлау эшләре, хисап чорында тапшырылган ике объектны исәпкә алып, 99%ка башкарылган.
Гомуми белем бирү оешмаларына капремонт, 74 мәктәп азык-төлек блогына ремонт программалары тулысынча төгәлләнгән. Шулай ук тулай торакларны ремонтлау программасы төгәлләнгән - хисап чорында Баулы, Кукмара районнарында һәм Казанда объектлар тапшырылган. Шулай итеп, мәгариф өлкәсендә 3 программа төгәлләнгән. Бу белгечләрнең, подряд оешмаларының, юнәлеш ведомстволарның һәм муниципалитетларның җаваплы һәм бердәм хезмәте нәтиҗәсендә ирешелгән әһәмиятле нәтиҗә, диде Марат Айзатуллин.
Сәламәтлек саклау объектларын ремонтлау яхшы темплар белән бара. Быел исемлектә 226 объект бар, аларны ремонтлау ике республика программасы һәм илкүләм проект белән каралган. 117 фельдшер-акушерлык пунктында ремонт программасы вакытыннан алда төгәлләнгән. Узган ике атнада республиканың Чүпрәле, Зелендольск һәм Минзәлә районнарында соңгы өч объект файдалануга тапшырылган. Участок хастаханәләрен һәм амбулаторияләрне ремонтлау тәмамланганчы бер проценттан да кимрәк вакыт кала. Программаның 17 объектының берсе генә төгәлләнмәгән - Зеленодольск районында. Хисап чорында подрядчылар Саба һәм Яңа Чишмә районнарында ике объектны ремонтлап бетергәннәр. 17 поликлиникада ремонт 99%ка башкарылган. 15 объект тәмамланган, шул исәптән Казанда ике поликлиника. Медицина стационарларына килгәндә, монда планлы эш күләме 71%ка үтәлгән.
Дүрт республика һәм федераль программага «Мәдәният» өлкәсендәге 27 объект кертелгән. 19 авыл мәдәният йортының 17се әзер. Бу санга узган ярты айда ремонтланган 6 объект та керә. Программа буенча гомуми үтәлеш 99% тәшкил итә. Өч балалар сәнгать мәктәбендә ремонт 93%ка башкарылган. Калган биш учреждение буенча программа чараларын гамәлгә ашыру бүгенге көндә 59% дип бәяләнә.
Яшьләр сәясәте буенча 34 объект яңартыла - аларны ремонтлау биш республика һәм федераль программа паспортларында каралган. 13 балаларны савыктыру лагерен ремонтлау буенча программа чаралары 91%ка үтәлгән. Аларның 9ы тапшырылган, шул исәптән Менделеевск районындагы бер объект, аны ремонтлау хисап чорында тәмамланган. Сигез яшьләр үзәгеннән бишесе тапшырылган. Подрядчылар тарафыннан гомуми эш күләменең 93%ы башкарылган. 9 психологик-педагогик ярдәм үзәген ремонтлауда эшләүче подрядчылар 97% эш башкарылуы турында хисап тотканнар. Соңгы ике атнада 5 объект файдалануга тапшырылган. Максималь үтәлеш ТР Яшьләр министрлыгы объектларында теркәлә - 99%.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә 80 объект ремонтлана, аларның яртысыннан артыгы – «Кадрлар» илкүләм проектына керүче халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре. Узган ярты айда шундый 49 объектның 14е ремонтланган. Шулай итеп, файдалануга тапшырылган эш белән тәэмин итү үзәкләренең гомуми саны 45кә җиткән. Алар буенча эшләр тулаем алганда 97%ка үтәлгән. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен ремонтлау буенча республика программасы 96%ка үтәлгән. Тапшырылмаган бердәнбер объект Зеленодольск районында урнашкан.
«Экология» өлкәсендә ике программа кысаларында 21 объектны ремонтлау каралган. Сүз гидротехник корылмалар, күлләрне чистарту һәм елгалар суларын чистарту турында бара. Бүгенгә бу юнәлеш буенча гомуми эш күләменең 91%ы башкарылган. Министр кыскача башка ведомстволар белән бергә гамәлгә ашырыла торган программаларның барышы турында сөйләде.
Спорт министрлыгы линиясе буенча 20 объектның 14е төзелеп беткән, шул исәптән Азнакай районында чаңгы базасы бинасы һәм Менделеевск районында спорт мәктәбе. Бүгенгә программа чараларының 92%ы үтәлгән. Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча 28 объектның 26сы тапшырылган. Узган чорда Казанда дүрт ведомство бинасын ремонтлау төгәлләнгән. Гомуми үтәлеш - 96%.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы линиясе буенча бүгенгә 5 объектның 4се әзер. Ремонт эшләре тулаем алганда 93%ка башкарылган. Башка республика программаларына 39 объект кертелгән. 18 хәрби комиссариатның 13е ремонтланган, шул исәптән соңгы ике атнада Сарман районында, шулай ук Казанда һәм Чаллыда тапшырылган өч объект та. Программа чараларының агымдагы үтәлеше - 84%. Росгвардия буйсынуындагы җиде бина буенча 97% күрсәткечкә ирешелгән.
Марат Айзатуллин күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасының барышы турында сөйләде. Быел ул республиканың 42 муниципалитетында гамәлгә ашырыла. Бүгенгә эшләр һәр районда бара. Программа буенча 2025 елда барлыгы 911 күп фатирлы йортны ремонтларга кирәк. Программа тәмамланган муниципалитетлар исәбенә Алексеевск, Апас, Мөслим һәм Спас районнары керә. Программада каралган эшләр тәмамланган күп фатирлы йортларның гомуми саны 255 тәшкил итә. Бүгенге көнгә гомуми үтәлеш 76% дип бәяләнә, сезонлы эшләрне башкару – 85%. 545 йортта ремонт эшләре бара.
Министр билгеләп үткәнчә, 26 муниципаль берәмлектә сезонлы эшләр башкару өлешендә планнан читкә тайпылу теркәлгән. Әйтик, 134 йорт графикта каралганнан акрынрак ремонтлана. Алар буенча үтәлеш - 80%тан да кимрәк.