Рөстәм Миңнеханов: "Безнең бурыч – урта сыйныф формалаштыру"

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, эшкуарлык егәре булган урта сыйныф формалаштыру – Татарсан җитәкчелегенең мөһим бурычларыннан берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Идел” граждан университеты” мәгариф проекты сессиясендә чыгыш ясаганда хәбәр итте. Сессия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Мәганов, Татнефть" ААҖ Директорлар советы рәисе ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов катнашты.


Бу мәгариф проекты “Граждан университеты” федераль партия проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, ул сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләрнең һөнәри дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелә. Татарстанда проект 2013 елның мартында КФУның Югары дәүләт һәм муниципаль идарәсе мәктәбе базасында старт алды һәм ел азагында тәмамлана. Укыту программасының гомуми күләме – 72 сәгать. Укулардан соң анда катнашучыларның барысы да тиешле сертификат алачак.


Әлмәттә 22 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр “Заманча сәяси процесс үсеше теориясе һәм практикасы” мәгариф программасы буенча “Идел” граждан университеты” мәгариф проектының III сессиясе уза. Нефть башкаласында партия активы һәм Татарстанның барлык районнарыннан да җәмәгать оешмаларының 100 вәкиле җыелган иде. 3 көнлек укулар кысаларында партия активы һәм Татарстан Республикасы җәмәгать оешмалары өчен илнең социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси тормышының актуаль мәсьәләләренә багышланган төрле курслар әзерләнгән. Уку-укыту программасын республика һәм федераль практиклар алып бара.


Программаны тыңлаучылар алдында лекция белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, партия активы профессиональ, гыйлемле булырга, барлык мәгълүматны белеп торырга һәм аны сайлаучыга җиткерерлек булырга тиеш.


Татарстан Республикасы Президенты үз чыгышында республиканың инновацион үсеше турында сөйләде. "Инновацион булу - конкуренциягә сәләт нигезе. Инновацияләр конкурентларыбыздан алда бару өчен кирәк", - дип саный Рөстәм Миңнеханов.


Аның сүзләренчә, илдә иң инновацион тармакларның берсе һәм республика икътисады нигезе – нефть тармагы. Шул ук вакытта, Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелегенең төп бурычларыннан берсе – урта сыйныф формалаштыру. "Безгә эшкуарлык егәре булган кешеләр кирәк, алар үзеннән-үзе барлыкка килми, шуңа күрә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен без төрле мәйданчыклар булдыра башладык", - диде Рөстәм Миңнеханов.


Ул Татарстанның икътисадый үсеше, республика икътисадының перспектив юнәлешләре турында сөйләде. Программаны тыңлаучылар үз чиратында Татарстан Республикасы Президентыннан муниципаль берәмлекләргә стратегик планнар кирәк микән, дәүләт җитәкчесе өчен нинди сыйфатлар зарур дип сорадылар. Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, төп сыйфатларның берсе – даими камилләшү сәләте. "Һәркем үз-үзен үстерү белән шөгыльләнергә тиеш, һәм бу уку – сезнең өчен бик мөһим чара", - дип ассызыклады Татарстан Президенты, тыңлаучыларга мөрәҗәгать итеп.


Программа азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров укулар узу турында сертификатлар тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International