Төзүчеләр инженерлык инфраструктурасын төзү һәм яңарту программаларын төгәлләү чорына якынлаштылар. Алты программа буенча йөкләмәләр тулысынча үтәлгән. Калганнарның күбесен гамәлгә ашыру шулай ук йомгаклау этабына чыккан. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүгенгә республикада 2 млн 848 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 87%ы үтәлешен күрсәтә. Коммерциячел күп катлы төзелеш планы 36%ка үтәлгән - гомуми мәйданы 607 мең кв. м булган 75 йорт тапшырылган. Социаль ипотека программасы кысаларында еллык йөкләмәләр 78%ка үтәлгән - планда каралган 35 йортның 16сы әзер - 125 мең кв. м. шәхси торак төзелешенә килгәндә, тапшырылган йортларның гомуми мәйданы 2 млн 115 мең кв. м тәшкил итә.
Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программалары буенча вәзгыять түбәндәгечә. Ятим балалар ала торган 450 торак урынга дүрт дәүләт контракты төзелгән. «Яшь гаиләләр» категориясендәге 69 алучының 57се субсидия акчаларын кулланган. Димәк, 12 гаилә үзләре өчен иң кулай торак вариантларын сайлый. Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләр категориясендә быел 27 фатир алучы исәпләнә. Аларның 10сы үз сертификатларын гамәлгә ашырган инде. Калган 17 сертификат иясе өчен торак урыннарны сайлап алуны республиканың Дәүләт торак фонды алып бара.
Социаль-мәдәни объектлар төзү буенча дәүләт һәм республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында. Ике программа торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. «Күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен төзекләндерү» яңа республика программасы буенча су белән тәэмин итү челтәрләре һәм юллар төзелә.
Юллар төзелеше өлешендә үтәлеш 58% дип бәяләнә. Узган ике атнада республиканың Биектау муниципаль районында бер объект файдалануга тапшырылган. Су белән тәэмин итү челтәрләре төзелешендә программада каралган эш күләменең 28%ы башкарылган.
Максатларының берсе торак төзелешенә ярдәм итү булган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына өч объект керә. Алар буенча үтәлешнең агымдагы саннары 98%ка җиткән. Хисап чорында Чирмешән районында бер объект тапшырылган. Республиканың мәгариф инфраструктурасы быел 13 объектка артырга тиеш, шуларның 8 е - гомуми белем бирү мәктәпләре, алар буенча 82% төзелеш-монтаж эшләре башкарылган. Калган биш объект - балалар бакчалары. Алар буенча үтәлеш 61% дип бәяләнә.
Быел төзелә торган 53 сәламәтлек саклау объектының 47се - фельдшер-акушерлык пунктлары, аларны төзү программасы соңгы ике атнада Биектау һәм Сарман районнарында ике объектны файдалануга тапшыру белән тәмамланган. Подряд оешмалары башка медицина объектлары төзелешендә дә югары темплар күрсәтәләр - бүгенгә алар буенча эшләр 93%ка үтәлгән. Узган ярты айда подрядчылар Әлмәттә гомуми практика һәм педиатрия табибы үзәгенең әзерлеге турында хисап тотканнар.
Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла торган программаларга 11 объект төзелеше керә. Бу санга башкарылган эшләр күләме 83% тәшкил иткән өч яшьләр үзәге һәм 8 балаларны савыктыру лагере керә, алар буенча бу күрсәткеч 56% дип бәяләнә. Соңгы ике атнада подрядчылар тарафыннан Тәтеш районында бер объект төзелеп беткән. Быелгы 23 спорт корылмасыннан иң зур объектны - Футболны үстерү үзәген төзеп бетерәсе калган. Бүгенгә аның әзерлеге 47% тәшкил итә.
Мәдәният өлкәсендә дүрт объект гамәлгә ашырыла - өч күпфункцияле үзәк төзелеше һәм район мәдәният йортын реконструкцияләү. Алар барысы да «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына кертелгән. Бу юнәлеш буенча гомуми эш күләменең 48% ы башкарылган.
Эре экологик проектны - Казанда ләм кырларын рекультивацияләүне гамәлгә ашыру дәвам итә. Ул «Экологик иминлек» илкүләм проектының бер өлеше булып тора. Объект 93%ка әзер. Тагын 25 объект өч республика программасын тәшкил итә. Хисап чорында Нурлат һәм Минзәлә районнарында башкарма комитетлар төзү программасы ике бинаны файдалануга тапшыру белән төгәлләнгән. Шулай ук төгәлләнгәннәр арасында - янгын сүндерү деполары биналарын төзү программасы да бар. Соңгы ике атнада подрядчылар Актаныш районында бер объектны тапшырганнар. Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү программасының тапшырылмаган бердәнбер объекты Чүпрәле районында. Программа чараларының үтәлеше 96% тәшкил итә.
61 территория быел җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча республика һәм федераль программаларга керә. Шулардан 17 объектта эшләр бара. Узган ярты айда республиканың 19 районында урнашкан 21 объект файдалануга тапшырылган. Гомумән алганда, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча эшләр 95%ка башкарылган.
Җитештерүдә имгәнү очракларын кисәтү буенча профилактик эш дәвам итә. Төзелеш мәйданчыкларын даими рәвештә юнәлеш ведомстволары һәм үзлегеннән җайга салынучы оешмалар тикшереп тора. Соңгы елларда ел башыннан бирле 1 мең 777 тикшерү исәпләнгән, аларның нәтиҗәләре буенча тәртип бозучыларга карата дисциплинар йогынты чаралары 757 тапкыр кулланылган. Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе белгечләре тарафыннан административ җаваплылык турында 367 карар чыгарылган. Гомумән алганда, ел башыннан ведомство тарафыннан 1 мең 188 тикшерү оештырылган. Дәүләт һәм республика программалары кысаларында төзелә торган объектларга заказ бирүче - республиканың Баш инвестиция-төзелеш идарәсе - шул ук чорда төзелеш мәйданнарына 2 мең 122 тапкыр чыккан. Ачыкланган хокук бозуларның 4 мең 647 очрагыннан 4 мең 427 очрак бетерелгән.
Федераль һәм республика программалары кысаларында уздырыла торган инженерлык челтәрләрен яңарту буенча бүгенге көнгә торак пунктларда урамнарны яктыртуны торгызу программасы төгәлләнгән, аның кысаларында хисап чорында республиканың 11 районында 138 объект файдалануга тапшырылган. Шулай ук газ бүлү һәм газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм төзү программасы төгәлләнгән. Челтәрләрне яңарту буенча башка программаларны гамәлгә ашыру темплары да шактый югары.
Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү программасы буенча планлаштырылган күләмнең 92%ы үтәлгән. 88 объектның 71е төгәлләнгән. Бу санга хисап атнасында төзелеп беткән 17 объект та керә. Чистарту корылмаларын яңарту һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау программасы буенча да нәкъ шундый ук процент теркәлә, анда узган ярты айда подрядчылар тарафыннан Буа һәм Болгар шәһәрләрендә ике объект тәмамланган.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының дүрт объекты буенча бу күрсәткеч 93% тәшкил итә. Соңгы ике атнада Саба районында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү объекты төзелеп беткән. Коммуналь инфраструктураны яңарту буенча республика һәм федераль программалар кысаларында алып барыла торган чаралар 90%ка үтәлгән. Барлыгы аларга 136 объект керә, шуларның 55е подряд оешмаларында эшләнә. Ярты ай эчендә подрядчылар 38 объектның төгәлләнүе турында хисап тоткан.